Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
СПОРТ

«Алабуга» командасы футболның яңа тарихын яза

Нибары дүрт ел эчендә команда республика турнирларының лидерына әверелде.

2021 елда оешкан «Алабуга» футбол командасы Татарстан спорты тарихына үз исемен язып өлгерде инде. 2022 елда ул республика беренчелегендә җиңүче булды, ә 2023 елда — ТР чемпионатының көмеш призеры. Бүген Алабуганың Үзәк стадионында урнашкан коллектив үз алдына тагын да зуррак максатлар куя. Бу хакта күптән түгел узган матбугат конференциясендә сөйләделәр, анда «Август-Алабуга» генераль директоры һәм «Алабуга» футбол командасы кураторы Владимир Алин, команда тренеры Владимир Барышев, команданың рәсми вәкиле Альберт Төхвәтуллин катнашты. Шулай ук АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон, район башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Екатерина Сайбель, шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары да бу чарада булдылар.

— Төп бурыч — яшьләр арасында футболны популярлаштыру, — дип ассызыклады Владимир Алин. — Без Чувашия тәҗрибәсенә йөз тотабыз, анда футбол белән 40 меңгә якын кеше шөгыльләнә. Әмма безгә төп проблеманы — квалификацияле тренерлар җитмәүне хәл итәргә кирәк.

Сезонга планнар: кубок, яшьләр һәм лидерлык өчен көрәш
Быел «Алабуга» 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр узачак Татарстан Республикасы Кубогында катнашачак.

— Без җиңү өчен көрәшәчәкбез, — диде тренер Владимир Барышев. — Әйе, барлык матчлар да триумф белән тәмамланмый, әмма без лидерлар рәтендә калырга ниятлибез.

Команда составны яшәртүгә аерым басым ясый. Барышев сүзләренчә, бу сезонда төп командага спорт мәктәбенең перспективалы тәрбияләнүчеләре кушылды, бу һөҗүм итү потенциалын көчәйтте.

— Ел саен без йөзләгән уенчылар арасыннан талантлар эзлибез, — дип өстәде рәсми вәкил Альберт Төхфәтуллин. — 23 яшькә кадәрге яшьләр командасы эшли башлады инде, ә секциягә җыю барлык теләүчеләр өчен дә ачык.

Көндәшлек: кем «Алабуга»ны дулкынландырырга мәҗбүр итә?
Лигада көндәшлек дәрәҗәсен тренерлар югары дип бәяли. «Республикада лаеклы көндәшләр бар, мәсәлән, Чаллының «Турбинасы», — дип билгеләп үтте Барышев. — Әмма без көрәшергә әзер. Яшь уенчылар инде нәтиҗә күрсәтә.

Җанатарлар турында
Фанатларның җан атуы — уңышның төп факторларының берсе.

— Алар авыр моментларда да безне дәртләндереп торалар, — дип сөйләде Төхвәтуллин. — Уеннардан соң алар уенчыларга кул кысу өчен коридорга тезеләләр. Безнең трибуналар һәрвакыт тулы — мондый шау-шу хәтта Татарстанның эре шәһәрләрендә дә юк.

«Алабуга» җанатарлары команданың Telegram-каналын алып бара, трансляцияләр һәм флешмоблар оештыралар. Ә матчлар арасында стадионда балалар өчен конкурслар һәм лотереяләр уза, бу уеннарны чын бәйрәм итә.

Хыялдагы стадион: хакимияткә мөрәҗәгать
Уңышларга карамастан, инфраструктура яңартуны таләп итә. «Үзәк стадионны инде 15 ел яңартмадык, — дип мөрәҗәгать итте Владимир Алин ТР Спорт министрлыгына һәм республика хакимиятенә. — Төп командага гына түгел, юниорларга да финанс ярдәме күрсәтүегезне сорыйбыз. Бу Алабуга футболының киләчәге өчен мөһим.

Алиннар гаиләсе: футбол — тормыш рәвеше
Владимир Алин өчен «Алабуга» командасы икенче гаиләгә әверелгән. «Барлык балаларны да яратабыз, ләкин һәркайсына аерым якын килү кирәк, — дип елмайды ул. — Футбол, уенчылар белән аралашу күп вакыт ала, тик мин зарланмыйм — бу диванда эшсез ятуга караганда күпкә яхшырак».
Аның тормыш иптәше, 40нчы балалар бакчасы мөдире, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында футболны үстерергә булыша. Олы улы Мәскәү футбол Федерациясендә судья булып эшли.

— Без — футбол династиясе, — дип шаярта Алин. — Барлык кешеләрне дә спорт белән шөгыльләнергә чакырабыз. Нәкъ менә массакүләмлек чемпионнарны тудыра.

Уен стиле һәм булачак йолдызларга киңәш
Тренер Барышев әзерлек серләрен ачты: «Уенчылар футболны эш белән бергә алып бара, шуңа күрә күнегүләр графигы сыгылмалы. Уен мавыктыргыч булсын өчен без Европа матчларыннан алымнар алабыз. Ә көндәшләр белән һәр очрашудан соң хаталарны видеоязмалар буенча тикшерәбез».

Талантлы футболчыны ничек ачыкларга дигән сорауга Альберт Төхвәтуллин болай дип җавап бирде:

— Универсаль рецепт юк. Кемдер балачакта ачыла, кемдер — соңрак. Иң мөһиме — үҗәтлек. Ишегалдында уйнагыз, профессионаллар матчларын карагыз һәм үз өстегездә эшләгез.

Алабуга: футбол белән кызыксыну арта
АМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Мерзон сүзләренчә, шәһәрдә футбол белән кызыксыну арту күзәтелә: «Секцияләрдә 800гә якын бала шөгыльләнә. Ә «Август-Алабуга» предприятиесе исемендәге манежны ачу һөнәри үсешкә нигез салды.

Предприятие шулай ук сәләтле укучыларның (төрле олимпиадаларда һәм спартакиадаларда җиңүчеләрнең) Казанга һәм Мәскәүгә баруларын финанслый. «Соңгы ике елда бу ике башкаланы 169 бала күрде инде, — дип билгеләп үтте Елена Мерзон. — Бу экскурсияләр генә түгел, ә яңа җиңүләр өчен мотивация дә».

Владимир Алин:
— Балаларның Татарстан башкаласын да бөтенесенең дә күргәне юк, Мәскәү турында әйтеп тә торасы юк − һәркемнең финанс хәле төрлечә. Ә Мәскәү — ул тарих, мәдәният, хис-кичерешләр, ил туплаган ресурслар үзәге. Мөмкинлекләр булса, барысын да җыеп, башкаланы күрсәтер идек, әмма әлегә этаплап эш итәбез. Балаларга моны күрү мөһим: дәрт алу, патриотизм рухы белән сугарылу өчен, мәктәп яки телевидение бу хисләрне һәрвакытта да тапшырып бетерми. Алар нинди бөек илдә яшәүләрен, ата-бабаларының нинди батырлыклар эшләгәнен, үзләре алдында нинди бурычлар торганын аңларга тиеш. Бу белем укуда, эштә, бизнеста уңышларга омтылу өчен, Россияне үстерүне дәвам итү, казанышлар эстафетасын кабул итү өчен таяныч булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев