Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга мөхтәсибәте балалар өчен спорт уеннары оештырды

Уеннар малайлар һәм кызлар өчен аерым үткәрелде.

Якшәмбедә Алабуга мөхтәсибәте кыз балалар өчен саф һавада уеннар оештырды. Бу хакта Алабуга мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Җәмигъ мәчете янында оештырылган уеннар балаларның яшь үзенчәлекләренә карап сайланды. Кызлар кече һәм өлкән төркемнәргә бүленеп, төрле этапларны узды. Шартларны үтәгәннәргә призлар бирелде. Уеннарда канашучы һәркем үзен тизлектә, төгәллектә һәм уңганлыкта сынап карады. Оештыручылар әйтүенчә, уеннарда иллеләп бала катнашкан.

Әйтергә кирәк, моннан бер атна элек шудый ук чара малайлар өчен оештырылган иде. Ул вакытта көч сынашуда 60ка якын малай катнашты.


Тирләп-пешеп уйнаганнан соң, балалар тәм-том белән чәй эчте.

Оештыручылар спорт бәйрәменә килгән һәркемгә рәхмәт белдерде. Әти-әниләр дә чарадан канәгать калды.
Фото: Алабуга мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев