«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары призларына җиңел атлетика эстафетасы иң яхшы спортчыларны җыйды
Йөгереш быел 54 нче тапкыр үткәрелде.
Бүген шәһәрнең Үзәк стадионында «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары призларына традицион җиңел атлетика эстафетасы узды. Ярышларда Алабуга предприятиеләре, оешмалары, югары уку йортлары, махсус урта уку йортлары һәм мәктәпләре командалары катнашты, алар җиңүгә омтылышларын һәм спорт рухын күрсәттеләр. Ярышлар алдыннан редакция шулай ук «Георгий тасмасы» акциясен уздырды.
Рәсми өлеш тәмамлануга, командалар актив рәвештә көрәшкә кушылды: эстафета алдыннан төрле күнегүләр ясадылар, башка спортчыларга көч биреп тордылар, финишка барысыннан да алдарак килеп җитәргә тырыштылар.
Шәһәр мәктәпләре арасында инженер-технологик лицей укучылары искиткеч тизлек күрсәтеп, беренче урынны алды. Икенче урында — 10 нчы күппрофильле лицей, өченчедә — «Адымнар» полилингваль комплексы командасы. Авыл мәктәпләре арасында иң яхшы нәтиҗәләрне Поспелово мәктәбе йөгерүчеләре күрсәтте.
Югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары ярышларында суворовчыларның беренче командасы җиңү яулады, икенче командадагы иптәшләре — икенче урында, ә КФУның Алабуга институты спортчылары өченче урынны алды.
Студент кызлар арасында барысыннан да тизрәк булачак медиклар финишка килде, ә икенче урында — КФУның Алабуга институты вәкилләре.
Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары арасында Алабуга үзәк район хастаханәсе командасы иң көчлесе булып чыкты. Мәгариф идарәсе катнашуы өчен татлы приз алды.
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, кубоклар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев