Алабуга районында «Күңелле стартлар» спартакиадасының V сезоны бара
Һәр ай саен Алабуга яшүсмерләре спортның бер төрендә үзләренең осталыкларын күрсәтә.
АМР башлыгы грантына ярышлар район мәктәпләре һәм урта махсус уку йортлары укучылары арасында 7 спорт төре буенча үткәрелә: йөзү, җиңел атлетика, волейбол, баскетбол, чаңгы, мини-футбол, стритбол.
Һәр ай саен Алабуга яшүсмерләре спортның бер төрендә үзләренең осталыкларын күрсәтәләр. Аерым алганда, 18-19 декабрьдә волейбол буенча матчлар узды. Барлыгы мәктәпләрдән 18 команда һәм махсус урта уку йортларыннан 5 команда килде, дип сөйләде Алабуга районы мәгариф идарәсе методисты Айсылу Балобанова.
Хөкемдарлык дүрт категория буенча алып барыла: авыл мәктәпләре, укучылар саны 750 гә кадәр булган мәктәпләр, зур мәктәпләр, шулай ук махсус урта уку йортлары. Җиде уен нәтиҗәләре буенча уку йортлары арасында һәрберсе миллион ярым сум алачак җиңүчеләр ачыкланачак. Грантның гомуми фонды 6 миллион сум тәшкил итә. Акчалар спорт инвентаре сатып алуга һәм яңа формага, спорт залларын һәм мәйданчыкларны ремонтлауга тотылачак.
Исегезгә төшерәбез, Алабуга районында 11 296 укучы. Күңелле стартларның төп бурычы — балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә, спортның төрле төрләренә җәлеп итү.
4 ел эчендә 5280 бала җәлеп ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев