Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга районы башлыгы урынбасары дәрәҗәле ярышларда катнашты

Узган ял көннәрендә Казанда Кабан күле буенда Казан триатлоны-2021 узды.

Чарада Алабуга районы башлыгы урынбасары Олег Колпаков катнашты.

Бу көннәрдә йөзү, йөгерү һәм велоспортта барлык теләүчеләр дә ярыша алды. Мондый ярышлар, нигездә, һәвәскәрләргә исәпләнгән, алар, оештыручылар сүзләренчә, катнашучыларның 99 процентын тәшкил иткән.

Триатлетлардан тыш, свимран дип аталучы яңа дисциплинада катнашучылар да үз көчләрен сыный алды. Свимран — мультиспорт ярышы, анда катнашучылар чиратлашып торган йөгерү һәм йөзү этапларын уза. 

3 км һәм 6 км га стартлар 100 катнашучыны җыйды. Алабуга спортчысы 6 км араны 1 сәгать 3 минут эчендә узды. Олег Колпаков ярышларны оештыру һәм катнашучыларны әзерләү дәрәҗәсенең югары булуын билгеләп үтте. Элегрәк Олег Евгеньевич Зөядә үтәкн Timerman узышында 1,5 км дистанциядә катнашкан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев