Алабуга самбочылары дәрәҗәле турнирда дүрт медаль яулады
Алабуганың «Самбо-21 век» спорт клубында тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Узган ялларда Байлар Сабасында ТР атказанган тренеры, СССРның спорт мастеры Мөдәрис Галимуллин истәлегенә багышланган самбо буенча ачык республика турниры узды.
Ярышларга Татарстаннан (Казан, Чистай, Нурлат һәм башка шәһәрләрдән) һәм Самара өлкәсеннән 200дән артык спортчы җыелды. Катнашучылар ике яшь категориясендә көрәштеләр: 2011-2013 һәм 2008-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар.
Алабуганың «Самбо-21 век» спорт клубында тәрбияләнүчеләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм призлы урыннар алды:
- Максим Быстров (64 кг) — алтын
- Данил Колесников (64 кг), Кирилл Грода (50 кг), Кәбир Гарифуллин (35 кг) — бронза
Спортчыларның тренерлары — Александр Обоймов, Иван Рыбаков һәм Ильяс Шәихов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев