Алабуга спортчылары көрәш буенча «көмеш» алды
Алабуга данын 2нче спорт мәктәбеннән өч көрәшче яклады.
5 декабрьдә Лаеш районында 2004 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында көрәш буенча ачык шәхси-команда ярышлары узды. Ярышта бөтен республикадан 120 спортчы катнашты.
Алабуга данын 2нче спорт мәктәбеннән өч көрәшче яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Алексей Щербаков һәм Билал Галимов 2нче урын алды. Аларның тренеры — Илнар Галимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев