Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга спортчысы Албаниядә узган тхэквондо буенча Европа беренчелегендә җиңү яулады

Махеев Глеб җиңүче булды һәм Европа беренчелегендә катнашу өчен лицензия алды.

19-24 февраль көннәрендә Албаниядә G-2 класслы Халыкара Европа ярышы булып узды. Ярышларда тхэквондо буенча бөтен дөнья спортчылары катнашты.

Алабуга, Татарстан һәм Россия данын 2 нче спорт мәктәбе спортчысы Махеев Глеб яклады. Ул җиңүче булды һәм Европа беренчелегендә катнашу өчен лицензия алды.

Спортчының тренерлары: Сәлимуллин Ринат һәм Сәлимуллина Алинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев