Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга спортчылары җәядән ату буенча турнирда катнашты

Турнирда 120 дән артык спортчы катнашты.

17-19 февральдә Мәләүз шәһәрендә (Башкортстан Республикасы) СССР спорт мастеры Л. Н.Кошарина истәлегенә җәядән ату буенча ачык республика турниры узды.

Турнирда Татарстан Республикасыннан, Башкортстаннан, шулай ук Оренбург өлкәсеннән 120 дән артык спортчы катнашты. Алабуга данын тренер Фәнил Хаҗиев җитәкчелегендә «Юность» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.

Гайфуллин Эдуард, Фатехов Артур һәм Кучерова Алена безнең шәһәрне классик җәя дисциплинасы буенча тәкъдим иттеләр. 

Алабуга спортчылары түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте:
11 урын — Фатехов Артур (классик җәя)
12 урын — Гайфуллин Эдуард (классик җәя)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев