Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга спортчылары авыр атлетика буенча ярышларда яхшы нәтиҗә күрсәтте

Ярышларда 80нән артык кеше катнашты.

15-17 март көннәрендә Яр Чаллыда «Төзүче» спорт мәктәбе базасында 15-23 яшьлек юниорлар арасында авыр атлетика буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Алабуга, Казан, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагыннан 80нән артык кеше катнашты. 

Алабуга данын тренер Атнагулов Илсур Илгиз улы җитәкчелегендә «Яшьлек» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре яклады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:

1 урын — Алексей Мыльников (2004 елгы, 55 кг.га кадәрге авырлык категориясендә), двоеборьеда 165 кг (75+90) җыйган, спорт мастерына кандидат нормативын раслаган.

1 урын — Меркель Александер (2005 елгы, 67 кг.га кадәр авырлык категориясендә), двоеборьеда 200 кг (90+110) җыйган, беренче тапкыр спорт мастерына кандидат нормативын үтәгән.

2 урын — Волков Илдан (2007 елгы, 61 кг.га кадәр авырлык категориясендә), 133 кг (60+73) суммасы белән, 3 нче разрядны раслаган.

6 урын — Гимаев Артур (2007 елгы, 67 кг.га кадәр авырлык категориясендә), двоеборьеда суммасында 125 кг (58+67) җыеп, беренче яшүсмерләр разряды нормативын раслаган.

Тарасов Константин, 2006 елга, 61 кг. га кадәрге авырлык категориясендә 58 кг.ны ала, әмма 70 кг. авырлыкны күтәрә алмый һәм нульгә тигез бәя ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев