Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга спортчылары йөзү буенча республика ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

23-25 март көннәрендә Казанда йөзү буенча «Яшь өметләр» республика ярышлары узды.

Ярышларда Алабуга, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Ижевск, Ульяновск, Сарапул һәм Марий Эл Республикасыннан 530 спортчы катнашты.

Алабугадан тренерлар Евгения Турцева җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбенең 14 спортчысы чыгыш ясады. Тренерлары: Евгения Турцева һәм Марат Галимов.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча:

1 урын — Әхмәдиев Әмир (2011 елда туган) 100 м. дистанциясендә, ирекле стиль.

6 урын — Шәмсеева Зарина (2012 елда туган) 100 м. дистанциясендә, баттерфляй стиле;

6 урын — Вадим Озеров (2012 елгы) 100 м. дистанциясендә, баттерфляй стиле;

9 урын — Беляев Станислав (2011 елда туган) 100 метрлы дистанциядә аркада;

13 урын — Галимов Ислам (2012 елгы) 100 м дистанциядә, ирекле стильдә һәм 200 м дистанциядә 16 урын;

13 урын — Трофимов Роман, 100 метрлы дистанциядә, аркада;

14 урын — Хамматов Илмаз (2012 елда туган) 100 м. дистанциясендә, брасс стиле;

17 урын — Галимов Артем (2012 елда туган) 100 м. брасс дистанциясендә;

20 урын — Долгова Мария (2012 елгы) 100 метрлы дистанциядә ирекле стиль;

20 урын — Карпова Анастасия (2012 елгы) 100 м. брасс дистанциясендә.

4×50 метрга ирекле стильдә эстафета йөзүендә кызлар 10 нчы урынны алдылар һәм 4×50м катнаш дистанциядә 9 нчы урынны алдылар. 

Малайлар 4×50 катнаш дистанциядә эстафета йөзү буенча 7 нче урынны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев