Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
СПОРТ

Алабуга Татарстанда төп теннис үзәкләренең берсенә әверелергә мөмкин

Шәһәрдә бу спортны үстерү өчен барлык шартлар да бар: заманча кортлар, профессиональ тренерлар һәм республика дәрәҗәсендә ярдәм.

2024 елның көзендә Алабугада «Бердәм Россия» спорт комплексында рәсми рәвештә Надежда Петрованың зур теннис мәктәбе филиалы ачылды. Бу вакыйга шәһәрдә спорт үсешенә көчле этәргеч бирде.

«Бердәм Россия»дә «хард» өслеге булган өч ябык корт эшли, анда төрле яшьтәге 109 спортчы шөгыльләнә. Мәктәпнең уңышы күбесенчә тренерлар составының профессиональлеге белән билгеләнгәнлектән, анда теннис дөньясының чын йолдызлары эшләвен билгеләп үтәргә кирәк:

  • Рафаил Хәмидуллин — Татарстанда зур тенниска нигез салучы, өлкән тренер;
  • Борис Самойленко — Сербиядән килгән спорт мастеры;
  • Никита Клементьев — спорт мастерлыгына кандидат, Татарстан җыелма командасының элеккеге тренеры;
  • Арсений Машкин — Уфадан балалар һәм өлкәннәр белән эшләүче белгеч;
  • Альбина Усманова — 15 еллык стажы булган Алабуга тренеры.

Алабуга Татарстанда төп теннис үзәкләренең берсенә әверелергә мөмкин, ди шәһәр башлыгы Рөстәм Нуриев, чөнки төрле яшьтәге кешеләр арасында спортның бу төре белән кызыксыну арта бара. Өстәвенә, бу спортны үстерү өчен барлык шартлар да бар: заманча кортлар, профессиональ тренерлар һәм республика дәрәҗәсендә ярдәм.

Тренерлар составы: тәҗрибә, методика һәм киләчәккә караш
— 4 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар белән эшләгәндә без 10S системасын кулланабыз — бу балалар өчен җайлаштырылган профессиональ методика. Башта аларны тупны тәгәрәтергә һәм тотарга, аннары акрынлап сугарга өйрәтәбез. Балаларга кызык булуы мөһим, югыйсә алар мотивацияне тиз югалта, — дип сөйли тренер Никита Клементьев.

— Иң авыры — балаларга теннисның хезмәт таләп итүен аңлату. Аларның шунда ук профессионаллар кебек уйныйсылары килә, әмма база техникасыннан башка нәтиҗә булмаячак. Эшләргә әзер булганнар тиз үсә, — дип өсти Алабуга тренеры Альбина Усманова.

Тренер Арсений Машкин да үз фикере белән уртаклашты:
— Иң кечкенәләрне җәлеп итү өчен балалар бакчалары белән актив хезмәттәшлек итәбез. Инде хәзер безнең теннис мәктәбендә 100 гә якын бала шөгыльләнә һәм бу сан алга таба үсәчәк, дип ышанам.

Яшь йолдызлар
Мәктәп укучылары арасында беренче уңыш яулаучылар да бар инде.

— Мин 7 яшьтән шөгыльләнәм, ә 8 яшемдә Мәскәү Академиясенә бардым. Хәзер мин Россия буенча турнирларда катнашам, Уфада һәм Лениногорскида җиңүче булдым. Минем максат — башта Россиядә беренче булу, ә аннары халыкара дәрәҗәгә чыгу, — дип уртаклаша Никита Клементьевның укучысы 12 яшьлек Мария Суркова.

— Минем бөтен гаиләм: әнием, әтием һәм олы абыем теннис белән бәйле, мин дә бу спорт төрендә уңышка ирешергә телим. Соңгы ярты елда мин яхшырак уйный башладым һәм алга китеш сизәм. Тырышып күнегүләр ясасаң, барысы да килеп чыгачак, — дип уртаклаша тренер Арсений Машкин укучысы 11 яшьлек Зөфәр Гыйләҗев.

Теннис һәркем өчен: өлкәннәр, һәвәскәрләр һәм хәтта пенсионерлар өчен
Төп игътибар балаларга бирелсә дә, мәктәптә өлкәннәр юнәлеше дә актив үсә.

− Бездә теннисны яратучы 30-40 ка якын кеше шөгыльләнә. Кайберләре башка шәһәрләрдән килә, чөнки монда шартлар бик яхшы. Теннис — яшьләр өчен генә түгел. Мин Уфада яшәүче тренерны беләм, аңа 75 яшь, ул һаман да үз һөнәре буенча эшли, — дип аңлата Арсений Машкин.
Ул теннис белән теләсә кайсы яшьтә шөгыльләнә башларга мөмкин дип ышана:

— Бу спорт — йөгерү яки йөзүгә менә дигән альтернатива. Ул координацияне, реакцияне яхшырта, йөрәккә яхшы йөкләнеш бирә. Һәм иң мөһиме — уеннан ләззәт аласың.

Планнар һәм перспективалар
Хәзер мәктәпкә барлык теләүчеләрне алалар, әмма киләчәктә әзерлек дәрәҗәсе буенча сайлап алу кертеләчәк.

— Әлегә без һәр баланы кабул итәбез, ләкин тиздән күнекмәләренә карап төркемнәргә бүләчәкбез. Балаларның үсәргә мотивациясе булсын өчен турнирлар санын да арттырырга телибез, — дип аңлата Никита Клементьев. 

Шәһәр хакимияте бу юнәлешне актив рәвештә хуплый. Район башлыгы Рөстәм Нуриев ассызыклаганча, инфраструктураны алга таба үстерү һәм яңа тренерлар җәлеп итү, шулай ук яшь спортчылар санын арттыру планлаштырыла. Быел ук Алабугада зур теннис өчен ике ачык мәйданчык төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев