Алабуга тхэквондочылары җиңү яулады
Ярышларда Идел буеның 11 төбәге катнашты.
2022 елның 11-13 февраль көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында (15-17 яшь) тхэквондо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Ярышларда Идел буеның 11 төбәге катнашты.
Бу беренчелектә ТР җыелма командасы белән Алабуга шәһәре һәм республика данын «2 нче спорт мәктәбе» тхэквондочылары яклады.
Чыгыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын — Махеев Глеб (78кг),
3 урын — Сергеев Арсентий (63кг), Сабиров Амир (св.78кг.)
Тренерлары: Сәлимуллин Р.Д., Сәлимуллина А.Р.
Командакүләм йомгаклау зачетында:
1 урын — Самара өлкәсе
2 урын — Татарстан Республикасы
3 урын — Башкортостан Республикасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев