Алабуга тхэквондочылары көрәш сәнгате буенча халыкара фестивальдә җиңү яулады
Алабуга данын ярышларда 2нче спорт мәктәбенең 5 спортчысы яклады.
22-24 октябрьдә Санкт-Петербургта тхэквондо буенча Бөтенроссия спорт ярышлары — «Балтик диңгезе Кубогы» халыкара көрәш сәнгате фестивале узды.
Алабуга данын ярышларда 2нче спорт мәктәбенең 5 тхэквондочысы яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 урын — Мәҗитов Әмин (58 кг),
2 урын — Буханов Вадим (58 кг) һәм Махеев Глеб (73 кг);
3 урын — Легаев Данил (87 кг).
Спортчыларның тренерлары: Ринат Сәлимуллин, Алинә Сәлимуллина, Аделина Серова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев