Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары призларына җиңел атлетика эстафетасы узачак

Быел эстафета 54нче тапкыр оештырыла.

6 майда Алабугада «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары призларына җиңел атлетика эстафетасы узачак. 

Йөгереш Таҗи Гыйззәт урамындагы Үзәк стадионда үткәрелә. Ярышлар 14.00 сәгатьтә башлана.

Быел эстафета 54нче тапкыр оештырыла. Ярышта гомуми белем бирү, урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре һәм мәктәп укучылары, Алабуга районы җитештерү коллективлары катнашачак.

Эстафетада «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына альтернатив язылуны рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Язылу бәясе — 500 сум. Шулай ук китап һәм журналлар сату оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев