Алабугада эндуро буенча беренче масштаблы ярышлар узды
Курку хисе юк, бары тик адреналин! Авыр киртәләр, покрышкалар тавышы һәм моторлар көче – бүгенге трасса геройларының портреты шундый. Алабуга эндуро спорт төре белән танышты!
Бүген Алабугада беренче тапкыр эндуро буенча масштаблы ярышлар узды. Эндуро — экстремаль мотоспорт буенча мавыктыргыч ярыш, ул спортчыларның тизлеген, чыдамлыгын һәм осталыгын тикшерә.
Катнашучылар 30-40 километр озынлыктагы трассаны узарга тиеш иде. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, ярышларда 180гә якын спортчы катнашкан. Катнашучыларның географиясе киң булып чыкты: Мәскәү, Коми Республикасы, Киров өлкәсе, Пермь крае, Удмуртия, Башкортстан һәм, әлбәттә, Татарстан. Катнашучыларның яше 16 дан 53кә кадәр иде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, ярышларның төп максаты — төбәктә мотоспортны үстерү һәм куркынычсыз спорт өчен цивилизацияле мәйданчык булдыру. Алар ассызыклаганча, бу вакыйга — узыш кына түгел, ә экстрим сөючеләрне гадел спорт, драйв һәм табигатькә хөрмәт идеясе тирәсендә берләштерергә тиешле тулы бер хәрәкәт.
Спортчыларны һәм спорт бәйрәме кунакларын АМР башлыгы урынбасары Александр Косов сәламләде:
— Кунакчыл Алабуга җиренә рәхим итегез! Бу вакыйга өчен нәкъ менә безнең җирлекне сайлавыгызга без бик шат һәм горур. Сезгә Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Мидхәт улы Нуриевтан сәламләү сүзләрен җиткерәм һәм шәхсән үземнән бары тик уңышлар һәм җиңүләр генә телим! Башка төбәкләрдән килгән кадерле кунакларыбызга аерым сәлам! Без сезгә бик шат!
Оештыручылар, үз чиратында, район хакимиятенә ярышны оештыруда ярдәм итүләре һәм аны үткәрү өчен территория бирүләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Спортчылар катлаулылыкның дүрт категориясендә көч сынаштылар:
«Алтын» — Югары лига. Бу категориядә катнашучылар экстремаль киртәләр, текә күтәрелешләр һәм катлаулы төшүләр белән иң озын һәм катлаулы трассаны сынап карадылар.
«Көмеш» — әлегә «алтын»га күчәргә әзер булмаган тәҗрибәле узышчылар өчен категория.
«Бронза» — эндурога яңа гына кушылучылар өчен дәрәҗә.
«Тимер» — күптән түгел мотоциклны үзләштергән яңа кешеләр өчен категория.
«Бронза» һәм «тимер» категорияләре өчен трассаның озынлыгы 25 километр тәшкил итте. «Алтын» һәм «көмеш» катнашучылары 40 чакрымга кадәр озынлыктагы дистанцияне үттеләр.
Һәр категория өчен үз вакыт лимиты (тайм-бар) билгеләнде, аның кысаларына сыешырга, барлык каршылыкларны җиңәргә һәм иң яхшы нәтиҗә күрсәтергә кирәк иде.
Барлык спортчылар да әлеге спорт төре өчен әзерләнгән махсус мототехникада — «эндурикларда» (өч йөз кублы мотоцикллар) чыгыш ясадылар.
Трассадагы киеренке көрәш иң көчлеләрне билгеләде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча һәр категориядә беренче булдылар:
1. «Алтын» — Дмитрий Рогожкин (Киров өлкәсе)
2. «Көмеш» — Рәфис Сәләхиев (Байлар Сабасы, ТР)
3. «Бронза» — Эмиль Фатихов (Биектау, ТР)
4. «Тимер» — Булат Гарипов (Байлар Сабасы, ТР)
Беренче тәҗрибә тамашалы, адреналинлы һәм чын бәйрәмчә килеп чыкты. Моторлар үкерүе тынды, әмма бу спорт бәйрәменең энергиясе Алабугада озакка сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев