Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада футбол буенча ТР Беренчелегендә җиңгән футболчыларны котладылар

Мәдәният сараенда «Алабуга» футбол командасы спортчыларын хөрмәтләделәр.

Команда быел тупланды. Кыска гына вакыт эчендә егетләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең беренче лигасында беренче урынны яулый алды. Бу аларга югары лигага күчәргә мөмкинлек бирде. Хәзер алар бер дәрәҗәгә югарырак командалар белән уйнаячаклар.

Очрашу вакытында район башлыгы Рөстәм Нуриев футболчыларга җиңүләре өчен рәхмәт белдерде һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Җанатарлар, ветераннар, үсеп килүче буын хакына безнең шәһәрдә футбол бәйрәме дәвам итәргә тиеш, дип ассызыклады башлык. Спортчылар — үрнәк, алар белән фотога төшәләр, аларның уңышларын күзәтеп баралар. Шәһәрдә хәтта үз җанатарлар хәрәкәте дә булдырылды. Җанатарлар үз уенчыларына өй матчларында да, күчмә уеннарда да көчле теләктәшлек белдерә.

Котлау сүзләренә «Август-Алабуга» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Алин да кушылды.

− Бу безнең яңа команда өчен беренче сезон булды. Танырга кирәк, без көчле уенчыларны тупладык, безнең менә дигән тренер — үз эшенең профессионалы бар. Кыскасы, без бик шәп уйнадык. Әлбәттә, футбол буенча ТР Кубогында җиңүгә ирешә алмадык, әмма без киләсе елга ышаныч һәм өмет белән карыйбыз. Муниципалитет, җанатарлар һәм алабугалыларның ярдәменә ышанам, шуңа күрә киләсе сезонда җиңүләр безнең якта булыр дип уйлыйм, − диде ул.

Чыннан да, узган сезон Алабуга футболчылары өчен искиткеч булды. Алар безнең шәһәр исәбенә бер-бер артлы җиңү очколары алып килде һәм футбол буенча республика беренчелегендә бер генә оттыру да булмады.

— Уенчыларның кәефе яхшы. Киләсе сезонда безгә авыррак булачак, чөнки дәрәҗә дә башка. Һәрхәлдә, без тырышачакбыз, — дип ышандырды «Алабуга» капитаны Михаил Анохин.

Бу җәһәттән тренерлар составына да зур эш йөкләнәчәк. Команданың баш тренеры Владимир Барышев сүзләренә караганда, киләсе елда алар алдына югары лиганың иң көчле 5 командасы исәбенә керү бурычы куелган. Яңа дәрәҗәдә лаеклы чыгыш ясар өчен составларын көчәйтергә тырышачаклар.

— Көндәшләр ягыннан каршылык күбрәк булып, уеннар тагын да катлаулырак һәм эмоциональ булачак, − диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев