Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада хоккей кортларын яңарталар

Спорт мәйданчыклары һәм хоккей кортлары һәр микрорайонда урнаштырылачак. Район башлыгы Генадий Емельянов аларны һәрбер мәктәп һәм микрорайннарда ясарга дигән күрсәтмә бирде.

Иң кулае 4нче мәхәллә укучыларына туры килде. Озакламый ясалачак хоккей кортының мәйданы Боз сарае аренасыннан азга гына калыша. Яңа пластик тартманы яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре 10нчы мәктәпкә тапшырган да инде. Алабуганың иң зур микрорайонында яшәүче өлкәннәр дә корт янындагы мәйданда волейбол һәм футбол уйный алачак. Биредә Президент программасы буенча бирелгән тагын бер универсаль спорт мәйданы урнаштырыла. Монда ук балалар һәм әниләр дә ял итә ала.

Быелгы җәйдә нефтьчеләр ярдәме белән хоккей кортларын, 6нчы һәм 10нчы микрорайон мәктәпләрендәге киенү-чишенү бүлмәләрен һәм мәктәп янындагы яктырткычларны яңарту планлаштырыла. 5нче мәктәп янындагы хоккей мәйданчыгын да ремонтларга телиләр. Спорт мәйданнары буш тормасын өчен тренер мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк. Тренер юклыктан бигрәк тә шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләр зарлана.

Быел шәһәрдә барлыгы 5 универсаль мәйданчык төзеләчәк. Шуларның берсе шәһәр Мәйданда урнаштырылды да инде. Калганнары Суворов училищесы территориясендә һәм 2нче, 5нче, 10нчы мәктәпләр янында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев