Алабугада кечкенәләр өчен зур теннис
Алабугада балалар бакчаларында тәрбияләнүче 100 бала Надежда Петрованың зур теннис мәктәбенең махсус программасы буенча шөгыльләнә башлады. Шунысы мөһим, проект инклюзив характерда: кортларда гади балалар да, үсеш үзенчәлекләре булган балалар да шөгыльләнә.
Алабугалылар арасында теннис белән кызыксыну арта бара: тагын 50 мәктәпкәчә яшьтәге бала дәресләргә кушылу өчен чират көтә. Яшь спортчылар белән эш Казаннан махсус чакырылган баш тренер Рафаил Хәмидуллин җитәкчелегендә алып барыла. Аның тәҗрибәсе уникаль: ул Татарстан башкаласының Теннис Федерациясен булдыру башында тора һәм спортның бу төре буенча Казанда беренче махсуслаштырылган спорт мәктәбен ача. Хәзер ул үз тәҗрибәсен алабугалыларның үсеп килүче буынына тапшыра.
Алабугада спорт инфраструктурасы республика һәм район җитәкчелеге ярдәме белән ныклап модернизацияләнә. Заманча кортларда 10 яшькә кадәрге балалар өчен халыкара теннис федерациясе тарафыннан эшләнгән «Теннис 10S» программасы буенча 4 яшьтән башлап балалар белән дәресләр бара. Программа өч баскычка бүленгән. Методика гади: һәр яшь өчен — үз күнегүләре һәм йөкләнешләре.
Дәресләр «Бердәм Россия» спорт комплексында үткәрелә. Бирегә балаларны бу максатлар өчен муниципалитет биргән автобуста бушлай китерәләр. Автобус шәһәргә «СОЛЛЕРС Алабуга» предприятиесе тарафыннан бүләк ителгән иде.
Инде бер ел Алабугада зур теннис буенча тренер Арсений Машкин төрле яшьтәге яшь спортчылар белән уңышлы эшли. Бу вакыт эчендә аның тотрыклы төркемнәре формалашкан.
− Хәзер минем иртәнге якта ике балалар бакчасыннан төркемнәр шөгыльләнә, тагын ике төркемне әти-әниләр кич белән алып килә, — дип уртаклаша Арсений.
Тренер аның тәрбияләнүчеләренә дәресләрнең күпкырлы файдасын билгели.
− Теннис белән шөгыльләнү гомуми физик форманы, координацияне һәм вак моториканы бик яхшы үстерә. Балалар җыйнак, кызыксынучан булалар. Ә иң мөһиме, биредә универсаль күнегүләр күп, алар спортның теләсә кайсы төре өчен — йөгерү, футбол, баскетбол, сикерү яки йөзү өчен яхшы база булдыра, — дип аңлатты Арсений Машкин.
Теннис белән шөгыльләнүнең нәтиҗәсе шунда ук диярлек сизелә. «Аленький цветочек» 33нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Оксана Попова икенче дәрестән соң ук үз шәкертләренең уңышлары белән уртаклаша.
— Тренер бик яхшы — тыныч, һәркемгә якын килү юлын тапкан. Балалар аны ишетәләр һәм аңлыйлар, — дип билгели Оксана. — Кичә беренче дәрестә аларның кулларына ракеталар бирделәр, һәм алар моның нәрсә икәнен генә аңларга тырыштылар. Ә бүген инде уйныйлар!
Тәрбияче сүзләренчә, дәресләрдән файда кортта гына түгел, ә төркемнең көндәлек тормышында да күренә.
—Балаларның биредә үзләренең физик һәм эмоциональ активлыкларын күрсәтүе бик яхшы. Тренировкадан соң алар төркемгә кайталар, аппетит белән ашыйлар һәм тәмпләп йоклыйлар, — дип өстәде Оксана Попова.
Яшь спортчылар үзләре дә энтузиазм белән тулы. Тәрбияләнүче Милена Трубникова дәресләргә зур булмаган өстенлек белән килә — бадминтон уйнау нәтиҗәсендә ул ракетка белән таныш инде һәм кортның нәрсә икәнен аңлый.
— Миңа монда бик ошый, — дип уртаклаша кыз. — Барыннан да бигрәк Анюта һәм башка егетләр белән уйнарга яратам. Дәресләрдән соң барысын да әти-әниемә сөйлим — аларга да кызык!
Проектта инклюзив якын килүгә аерым игътибар бирелә. 30 нчы «Улыбка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен программа аларның үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән: күнегүләр саны кыскартылган, ә уен моментлары, киресенчә, күбрәк.
Учреждениенең педагог-психологы Ирина Ташмурзина бу инициативаның балалар өчен әһәмиятен югары бәяләде:
— Мин район башлыгы Рөстәм Нуриевка, теннис мәктәбенә һәм бу дәресләрне оештыруда катнашучыларга бик рәхмәтле. Без реаль нәтиҗәләр күрәбез: балаларның координациясе, социаль адаптациясе, дисциплинасы һәм үз-үзләренә ышанычы яхшыра. Алар сизелерлек тынычлана бара.
Тәҗрибәле тренерлар, заманча методика, хакимиятнең һәрьяклап ярдәм итүе һәм, иң мөһиме, балаларның янып торган күзләре... Алабугада яңа спорт буыны үсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев