Алабугада «Күңелле стартлар» башланды
Алабуга муниципаль районы башлыгы призына V ярышлар Җиңел атлетика манежында старт алды. Гомуми приз фонды – 1,5 миллион сум.
Узган пәнҗешәмбедә ярышларның беренче этабы — җиңел атлетика узды. Ярышлар 60 метрга йөгерүне һәм 4×100 эстафетасын үз эченә алды.
Ярышларда шәһәр һәм районның барлык мәктәпләре, махсус урта уку йортлары һәм бер югары уку йорты катнаша. Егетләр һәм кызлар 7 спорт төрендә үзләренең физик күнекмәләрен күрсәтә: җиңел атлетика, йөзү, волейбол, баскетбол, чаңгы, мини-футбол, стрит-болл. Һәр айда яңа этап.
Рөстәм Нуриев яшь спортчыларны әзерләгәннәре өчен тренерлар составына рәхмәт белдерде, барысына да зур җиңүләр теләде.
Гомумкоманда зачетының ахыргы нәтиҗәләре ярышларның барлык этапларыннан соң, шул исәптән йөзү һәм спортның команда төрләре буенча ярышлардан соң игълан ителәчәк. Гомуми нәтиҗәләр буенча 4 җиңүче команда миллион ярым сумлык грант алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев