Алабугада «Күңелле стартлар» дип аталган муниципаль ярышларның икенче этабы узды
Беренче этап җиңел атлетика буенча үткәрелгән иде.
Алабугада «Күңелле стартлар» дип аталган муниципаль ярышларның икенче этабы узды.
Шушы көннәрдә «Бердәм Россия» спорт комплексында йөзү буенча ярышлар узды. Бу — «Күңелле стартлар» муниципаль уенының икенче этабы.
Исегезгә төшерәбез, беренче этап җиңел атлетика буенча үткәрелде.
Икенче этапта шулай ук шәһәр һәм районның барлык мәктәпләре, махсус урта уку йортлары спортчылары катнашты. Катнашучылар, элеккечә, 4 категориягә бүленде: 250 укучыга кадәр мәктәпләр, 250дән 750 укучыга кадәр мәктәпләр, укучылар саны 750дән арткан мәктәпләр һәм махсус урта уку йортлары.
Зур булмаган беренче категорияле мәктәпләр арасында 1 урынны Костенеево мәктәбе алды, Поспелово спортчылары икенче урында, Бехтерево — 3 урын.
250-750 бала укый торган мәктәпләр арасында 4нче гимназия 1 урында, «Университет» мәктәбе — 2 урында, 1нче урта мәктәп — 3 урында.
Эре уку йортлары арасында 1 урынны 10 нчы лицей алды, «Адымнар-Алабуга» мәктәбе 2 урынны яулады, инженер-технология лицее 3 урынга иреште.
Урта һөнәри уку йортлары арасында 1 урында «Алабуга-политех» көллияте, суворовчылар һәм медикларның берләшкән командасы — икенчедә, ә КФУның Алабуга институты көллияте өченче урынга лаек булды.
Исегезгә төшерәбез, уку елы дәвамында ярышларда катнашучыларга үзләрен җиде спорт төрендә күрсәтергә туры киләчәк. Киләсе этап, бер айдан соң, мини-футбол буенча үткәрелә. «Күңелле стартлар» ның барлык җиде этабы нәтиҗәләре буенча җиңүче командалар АМР башлыгы Рөстәм Нуриевның миллион ярым сум күләмендә грантын алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев