Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада «Күңелле стартлар» муниципаль спартакиадасы үтте

Алабуга районында дүртенче ел рәттән АМР башлыгы Рөстәм Нуриев грантына ярышлар уза.

Узган ялларда җиңел атлетика манежында «Күңелле стартлар» муниципаль спартакиадасы старт алды. Ул уку елы дәвамында, майга кадәр үткәреләчәк.

Алабуга районында дүртенче ел рәттән АМР башлыгы Рөстәм Нуриев грантына ярышлар уза. Гомуми нәтиҗәләр буенча җиңүче команда миллион ярым сумлык грант ала.

Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, спорт белән балачактан ук шөгыльләнергә кирәк, аның нигезләре яшьтән үк салына. Алабуга районында югары казанышлар спорты да, массакүләм спорт та үсеш ала. Муниципалитет спорт корылмаларын ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә зур акчалар кертә. Өстенлекле юнәлешләр арасында йөзү, футбол, зур теннис, җиңел атлетика һәм башка спорт төрләре.

Рөстәм Мидхәт улы спорт һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде. Шулай ук спорт үсешенә даими рәвештә ярдәм күрсәтүче җитәкчеләргә дә рәхмәт сүзләре җиткерелде: алар арасында Владимир Алин, Леонид Барышев, Вадим Махеев һәм башкалар.

— Без спорт өлкәсендә Алабуганы республика лидерларының берсе булсын өчен тырышабыз. «Күңелле стартлар» — ул спорт белән шөгыльләнергә чакыручы бер чара. «Күңелле стартлар»да барысына да уңышлар телим, — диде Рөстәм Нуриев.

‒ Мин балачакта «Күңелле стартлар»га йөрергә ярата идем. Алар искиткеч хис-кичерешләр калдыра. Чөнки үзең кебек үк яшьтәшләрең арасында көрәшү һәм катнашу — бик шәп! Бу һәрвакыт илһам һәм күп көч бирә, — дип уртаклашты «Август-Алабуга» предприятиесе җитәкчесе Владимир Алин.
«Күңелле стартлар» ярышларында шәһәр һәм районның барлык мәктәпләре, урта махсус уку йортлары катнаша. Егетләр һәм кызлар үзләренең физик күнекмәләрен 7 спорт төрендә күрсәтергә тиеш: җиңел атлетика, йөзү, волейбол, баскетбол, чаңгыда йөгерү, мини-футбол, стритболл.

‒ Барлык төркемнәр өчен (яшь үзенчәлекләрен истә тотып) махсус нигезләмә эшләнде. Уку йортлары үз спортчыларын үзләре әзерли.

«Күңелле стартлар» нәтиҗәләре буенча, 7 уку аеннан соң, җыелган баллар суммасы буенча 4 мәгариф учреждениесе билгеләнәчәк. Һәркайсы 1500 000 сумлык сертификатлар авыл мәктәпләре арасында (250гә кадәр бала), меңгә кадәр укучысы булган мәктәпләр (250-750 бала) арасында җиңүчеләргә, 750дән артык укучы белем алучы мәктәпкә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә тапшырылачак, — дип аңлатты АМР башкарма комитетының мәгариф идарәсе методисты Айсылу Балобанова.

Ай саен бер ярыш уздырыла. Шимбә көнне беренче этап — җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Ул 60 метрга йөгерүне һәм 4 тапкыр 100 эстафетасын үз эченә ала.

‒ Җиңел атлетика белән өченче ел шөгыльләнәм. Миңа бу спорт төре ошый. Узган ел шулай ук йөгерүдә катнаштым. Беренче булып йөгереп килүемә шатмын. Яшермим, үзем белән горурланам, — дип уртаклашты "Күңелле стартлар«да катнашучы, инженер-технология лицееның 6 класс укучысы Эльвина Сираева. Ул үз йөгерешендә беренче булып финишка килде.

Йөгерүче-җиңел атлетлар артыннан гына түгел, җанатарларның актив ярдәмен дә күзәтү кызык иде. Трибуналар шыгрым тулы. Һәр уку йорты үзенең мәктәп, колледж яки институт вәкиленә һәрьяклап ярдәм итәргә тырышты.

‒ Җанатарларның ярдәме спортчы өчен бик мөһим! Бу бит шундый энергетика! Спортчы аның өчен җан атуларын, борчылуларын сизә. Без дусларыбызга көч биреп торабыз: кычкырабыз, кул чабабыз — спортчы үзе генә түгел, аның дуслары да бар икәнен белсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез, — дип сөйләде КФУ көллиятенең актив җанатары Диана Айдарова.

«Күңелле стартлар» ның 4 тапкыр 100 эстафетасында Поспелово мәктәбе (250 укучыдан ким булган мәктәпләр арасында), 2нче мәктәп (250-750 укучыдан ким булган мәктәпләр арасында), инженер-технология лицее (750 укучыдан ким булган мәктәпләр арасында) җиңү яулады. Урта махсус уку йортлары арасында беренче булып суворовчылар һәм булачак медиклар финишка килде.

60 метрлы дистанциядә шәхси йөгерүләрне исәпкә алып, гомумкоманда нәтиҗәләренә килгәндә, Поспелово, «Университет» мәктәбе, инженер-технологик лицей укучылары һәм суворовчылар һәм медикларның берләштерелгән командасы лидерлар рәтендә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев