Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада «Күңелле стартлар»ның икенче сезоны башланды

Анда һәркем үзенең булганлыгын, җитезлеген, көчен күрсәтә ала.

Шәһәрдә «Күңелле стартлар» муниципаль спартакиаданың икенче өлеше башланып китте, анда һәркем үзенең булганлыгын, җитезлеген, көчен күрсәтә ала. 

Хәтерләсәгез, үткән елда район башлыгы Рөстәм Нуриев башлангычы белән, уку йортлары арасында спорт ярышлары башланган иде. Гомуми белем мәктәпләрендә һәм урта махсус уку йортларында укучылар йөзүдә, йөгерештә, волейболда, баскетболда һәм спортның башка төрләрендә ярышты. Грантның гомуми күләме — 6 миллион. Нәтиҗәдә "Күңелле стартлар«ның 4 җиңүчесе билгеле булды, аларның һәрбере 1,5 миллион сум алды. 

Быел да бу башлангыч дәвам итә. Спартакиаданы ачу вакытында укучыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул анда катнашучыларга уңышлар, күңел күтәренкелеге теләде һәм хәзер тагын да күбрәк балаларның спорт белән шөгыльләнергә теләвен билгеләп үтте. 

Муниципалитет алар өчен уңайлы шартлар булдыру өстендә эшли. Быел гына да шәһәрдәге спорт корылмаларын төзекләндерүгә берничә дистә миллион акча китте. Рөстәм Мидхәт улы балаларның омтылышларын хуплаучы һәм аларга булышучы ата-аналарга рәхмәт әйтте. 

Шәһәр советы депутаты Аделя Абдуллина балаларга:
− Мин сезгә сокланам, чөнки яшьтән үк спортның тормышында нинди урын алып торганын аңлаучыларны уңыш көтә. Тора-бара сез аңларсыз: акыл тәртибе тән тәртибеннән башлана, − дип мөрәҗәгать итте.

Сәламләү сүзләренә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко һәм Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов кушылды.

Быелгы спартакиада мини-футбол буенча ярышлардан башланды. 
− Бу ярышларны уздыру фикере бик ошый. Хәзер уен әлегә бик үк яхшы бармый, ләкин без отарга тырышабыз. Булдырырбыз дип өметләнәм, − ди 2нче гимназия укучысы Даниил Мансуров.

Башка мәктәп укучылары да җиңәргә омтыла, чөнки ярышларда уңыш яулап, алар мәктәпләре өчен файда эшли. 

− Узган елда без район башлыгының грантын яуладык һәм спорт залына ремонт ясауга, чишенү бүлмәләрен, электрны төзекләндерүгә 1,5 миллион сум тоттык. Шундый мөһим өлеш керткән егетләребез белән горурланабыз. Быел да максатыбыз зурдан. Без үз төркемебездә җиңәргә һәм откан чараларны мәктәпнең «Рекорд» спорт клубы үсешенә юнәлдерергә телибез, − диде 4нче гимназия директоры Елена Чегодаева һәм аларның укучыларының җиңүгә шат булуларын, бу аларның казанышы икәнен аңлауларын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев