Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада мини-футбол буенча Татарстан Кубогының зона этабы уеннары узды

Ярышларда Яр Чаллы, Мамадыш, Минзәлә, Әгерҗе һәм Алабуга шәһәрләреннән 7 команда катнашты. 

21-22 мартта Алабугада 2007-2008 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының зона этабы уеннары узды. 

Ярышларда Яр Чаллы, Мамадыш, Минзәлә, Әгерҗе һәм Алабуга шәһәрләреннән 7 команда катнашты. 

Алабуганың «Олимп» спорт мәктәбендә тренер Гыйльфанов Дамир җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр 5 матч уйнадылар һәм барысында да җиңү яуладылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:

1 урын — Алабуга командасы;
2 урын — Мамадыш командасы;
3 урын — Минзәлә командасы. 

Шулай итеп, «Олимп — 2007-2008» командасы Актанышта узачак финал өлешенә чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев