Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада мәктәп укучылары арасында баскетбол буенча Беренчелек үтте

Ярышларда барлыгы 9 команда, 58 спортчы катнашты.

9 апрель көнне Алабуга шәһәренең «Хлыстово» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2008 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча АМР гомуми белем бирү учреждениеләре Беренчелеге узды.

Ярышларда барлыгы 9 команда, 58 спортчы катнашты.

Финалда Бехтерево мәктәбе командасы «Алабуга» командасы белән очрашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә бүленде:

Егетләр командалары түбәндәге нәтиҗәгә иреште:

1 урын — Бехтерево урта мәктәбе (тренеры Немтырев А. А.)
2 урын -Алабуга
3 урын — Поспелово урта мәктәбе (тренеры Немтырев А. А.)

Кызлар командалары:
1 урын — Поспелово урта мәктәбе (тренеры Миндубаев А. М.)
2 урын — Иске Юраш мәктәбе (тренеры Шәйдуллина И. Х.)
3 урын — Яковлево төп гомуми белем бирү мәктәбе (тренеры Ачинцев А.М.).

Ярыш призерлары мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев