Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада резервлы суүткәргеч булачак

Шәһәрдә "Тураево" су җыйгыч станция һәм суны чистарта торган станция арасында су кертү кишәрлекләрен бүлүне башкару буенча эшлекле киңәшмә узды.

Шул рәвешле, бездә эшче һәм запас суҗыйгыч булачак. Әлегә алар икесе бербөтен булганга, хәвеф-хәтәр очрагында берсеннән икенчесенә күчү мөмкинлеге юк. 2012 елда "Тураево" авариясе вакытында шәһәр берничә көнгә тулысынча сусыз калган иде.

− Суҗыйгычларны аеру эшен былтыр башладык, быел өч өлешкә бүлеп башкарырга исәпләп тора идек, әмма кулланучылар белән аралашканнан соң, барысын берьюлы эшләргә карар кылдык. Кулланучыларның кайберләре, суга аеруча мохтаҗ булганнары, су җылыткыч казаннарына күчерелде, алар суны җылыту үзәгеннән алачак, анда өч тәүлектән артыкка су запасы саклана. Кулланучыларның икенче берләре - KASTAMONU һәм Hayat Kimya − заводларын планлы төзекләндерүгә куя һәм су тотмаячак, − дип хәбәр итте "Алабуга" МИЗының энергетик эксплуатация идарәсе башлыгы Николай Васильев.

Әзерлекнең төп өлеше 5-7 июньдә үтәчәк һәм тулысы белән барлык эш 30 июньдә тәмамланырга тиеш. Бу вакытка су белән тәэмин итү тукталмаячак. Шулай да кайнар суны алабугалыларга 8 июньгә кадәр көтәргә туры киләчәк. Николай Васильев әйтүенчә, су басымы белән кыенлык булган йортларда июньнең 5еннән 7сенә хәтле салкын су белән өзеклек булуы бар, йортның өске катына суның менеп җитмәве мөмкин, шуңа күрә запас хәстәрләү хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев