Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада сәламәтлеге үзенчәлекле балалар өчен аерым хоккей командасы оештырылды

Катнашучыларның барысы да — 7нче мәктәп укучылары.

Район җитәкчелеге башлангычы белән шәһәрдә сәламәтлеге үзенчәлекле балалар өчен аерым хоккей командасы оештырылды. 

Катнашучыларның барысы да — 7нче мәктәп укучылары. Күнегүләрен былтыр көзен үк башлаганнар, билгеле бер уңышка да ирешкәннәр, иң әһәмиятлесе — аларга бу спорт төре белән шөгыльләнү ошый. Балаларны, бигрәк тә үзенчәлекле балаларны мавыктыру — гади эш түгел. 

Малайлар өчен бу команданың җыелуы бик яхшы, чөнки баштарак ун бала гына алырга теләсәләр, соңыннан әлеге сан унбишкә җиткән. Алар белән эшләргә тәҗрибәле тренер Александр Герасимов алынган. Аның әйтүенә караганда, Алабугада махсус хоккей белән шулай кызыксынырлар дип көтмәгән дә. 

− Барып чыгар дип уйламаган идем. Берничә ел элек республикада хоккейның бу юнәлешен үстерергә маташтылар, ләкин булмады. Хәзер иганәче сыйфатында − «Татнефть» хәйрия фонды. Команданың үсүендә 7нче мәктәп директоры Илдус Зиннәтуллинның да өлеше зур. Хәзер команданың төп өлеше формалашкан инде, − диде ул. 

Команданың күнегүләре атнага ике тапкыр уза, кышын ешрак җыелганнар. Башлыча 10нчы микрорайондагы хоккей кортында очрашканнар. Анда, билгеле, күнегүләр өчен тиешле шартлар җитми, ләкин хоккей яратучыларга бу бер дә комачауламаган. 

Балалар белән уен төрендә шөгыльләнәләр, шул ук вакытта техник алымнарны да өйрәнәләр. Иң башта күпләр тимераякта басып тора алмаган булсалар да, ярты елдан бераз артык вакыт эчендә үзенчәлекле хоккейчылар яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. 

− Мин команда тупланганнан бирле шунда, аның капитаны. Элек бокс белән шөгыльләнә идем, аннары ташладым. Хоккей исә җанга якын, алка керткәнем бар. Тренировкалар да минем өчен катлаулы түгел, − дип фикерен уртаклашты 15 яшьлек Вадим Калуков.

Балаларның кайберләрен ата-анасы озатып йөри, аларга киемнәрен алыштырырга да булышалар, чөнки өйрәнә башлаучыларга кайчагында махсус киенергә ярдәм кирәк. Иң мөһиме — әти-әниләре аларның ничек шөгыльләнгәнен карап тора ала. 

− Тренировкалар турында безгә мәктәптә сөйләделәр, без барып карарга булдык һәм хәзер инде ялгышмавыбызны аңлыйбыз. Шөгыльләрдә улыбыз өлкәнрәк егетләр һәм тренер белән аралашырга өйрәнә, бик күп яңа нәрсә белә. Әнисенә күнегүләрнең ничек үтүе турында шулкадәр илһамланып сөйли, − ди 11 яшьлек Сергей Кузнецовның әтисе Александр

Спорт аркасында укучылар үзләре дә үзгәргән. Мәктәп директоры әйтүенчә, алар хәзер чыдамрак, тренерның бар командаларын үтәргә тырышалар. Аларның җаваплырак һәм җитдирәк булулары күренеп тора. 

Аларның яңа сыйфатлары бүген аеруча әһәмиятле, хоккейчыларга ныклы күнегүләр кирәк. Киләсе айда алар инде республиканың шундый ук берәр командасы белән очраша алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев