Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугада тренер Фаил Гыйззәтуллин истәлегенә милли көрәш буенча XV ачык турнир булды

«Чемпион» спорткомплексында Татарстанның 7 районыннан 200дән артык спортчы катнашты.

Алабугада тренер Фаил Гыйззәтуллин истәлегенә милли көрәш буенча XV ачык турнир булды.

Татарстанның җиде шәһәр-районыннан: Мамадыштан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Сарман авылыннан, Тукай районыннан 200дән артык спортчы катнашкан турнирга килүчеләрне Алабуга районы башлыгы исеменнән райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшин сәламләде. 

— Фаил Хадиулла улы бу спортка күп көчен һәм вакытын бирде. Аның истәлеген мәңгеләштереп, без турнирны дәвам итәчәкбез һәм спорт һәм әхлак тәрбиясен үстерәчәкбез, — дип белдерде ул.

Тренерның тол хатыны Румия Гыйззәтуллина оештыручыларга иренең эшен дәвам иткән өчен рәхмәт әйтте.

Алабугалы Ислам Гайфетдинов 36 килограммлы үлчәүдә ышанычлы җиңү яулады һәм ирешелгән белән туктарга исәбе юк.

— Көрәшне телевизордан һәм авылда Сабан туенда күрдем, әтидән мин билбау көрәше белән шөгыльләнергә рөхсәт сорадым. Хәзер үзем ярышларда катнашам, көндәш көчле, ләкин мин яхшы хәзерлекле, Сабан туенда да катнашасым килә, — ди яшь спортчы.

Сарманнан Айрат Гайнетдинов көрәш белән җиде ел мавыга, хәзер аңа 14 яшь, һәм ул билгеле бер уңышка да ирешкән. Бу ярышларга әтисе белән бергә килгән: 

— Улымны даими рәвештә көрәшкә йөртәм, бер ярышны да калдырган юк. Тренерларга аеруча рәхмәтлемен, үзем 90нчы елларда көрәш белән шөгыльләндем, җәрәхәтләнү аркасында спортны калдырырга туры килде.
Үткән атнада Чабаксарда булган идек, икенче урын алып кайттык, Ульяновскида чиста җиңде, — дип сөйләде өлкән Гайнетдинов улының уңышлары турында.

Турнир көрәшләренең нәтиҗәләре буенча йомгак түбәндәгечә: 11 спортчы беренче, алтысы икенче, өчесе өченче урында.

Киләчәктә яшь спортчыларыбыз танылган көрәшчеләр Фазыл Әхмәтҗанов, Ислам Фәләхов, Илнар Галимовлар кебек үк югары нәтиҗә күрсәтер дип өметләнәбез.

Фаил Гыйззәтуллин 2008 елда фаҗигале һәлак булды. Ул — милли көрәш белән кечкенәдән шөгыльләнгән һәм шәһәр егетләрен шушы спорт төренә кертеп җибәргән кеше, Сабан туенда әллә ничә тапкыр төп батыр калган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев