Алабугада хоккей буенча Хәтер турниры узды
Алабугада һәлак булган хоккейчылар истәлегенә багышланган хоккей турниры тәмамланды. Татарстаннан алты команда ике көн бозда көрәште.
Тантаналы ачылыш
Турнирны 2 ноябрь көнне тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкарганнан соң бер минут тынлык игълан ителде. Биредә барысы да — уенчылар, тренерлар һәм тамашачылар — арабыздан иртә киткән хоккейчыларны, шул исәптән Ярославльнең «Локомотив» командасы уенчыларын искә алдылар.
Сәламләү сүзе белән шәһәр Советы депутаты, "Эссен Продакшн АГ«ның дизайн һәм төргәкләү бүлеге җитәкчесе Эдуард Ковальчук чыгыш ясады:
«Хоккей — искиткеч уен! Трибуналардагы җанатарлар боздагы уенчылар кебек, уенга 100 процент кереп китәләр. Мин сезгә тиз, ләкин гадел уеннар, төгәл паслар һәм, әлбәттә, төгәл голлар телим. Хоккей бәйрәме белән!» — диде Эдуард Ковальчук.
Яшь фигуралы шуучы Александра Сираҗиеваның нәфис чыгышы кунаклар өчен искиткеч бүләк булды.
Бозда кайнар көрәш
Быел җиңү өчен «Елабуга-1000», «Гренада» (Яр Чаллы), «Серебряные волки» (Алабуга), «Олимп» (Мамадыш), «Алюмир» (Яр Чаллы) һәм «Прикамье» (Алабуга) хоккей клублары көрәште.
Уеннар рәсми ачылуга кадәр үк башланды. Ә тантанадан соң бозга «Гренада» һәм «Алабуга-1000» командалары чыкты.
3 ноябрь көнне уеннар шулай ук киеренке булды. Мәсәлән, «Серебряные волки» һәм «Гренада» арасындагы матч хоккейның бөтен матурлыгын һәм динамикасын күрсәтте. Уен кискен моментларга бай булды, һәр хәрәкәт адреналин белән тулган иде. Нәтиҗәдә очрашу 4:7 исәбе белән алабугалылар — «Серебряные волки» файдасына тәмамланды. Команда уенчысы Илдар Ямалеев ике тапкыр көндәш капкасына алканы нибары бер-ике минут аерма белән кертте.
«Турнир искиткеч оештырылган, барысы да югары дәрәҗәдә! Мин хоккей белән биш яшьтән шөгыльләнәм. Мине секциягә әти-әнием алып килде. Башта ошамады, ләкин соңыннан кереп киттем, хәзер бу спорт төрен бик яратам», — дип уртаклашты Илдар Ямалеев.
Матчларның берсендә иң яхшы уенчы дип «Елабуга-1000» командасыннан Ринат Абдуллин танылды, ул хоккей белән 20 елга якын шөгыльләнә.
«Турнир хоккейны чын күңелдән яраткан, әмма, кызганычка, бүген инде бозга чыга алмаган кешеләргә хөрмәт күрсәтү өчен бик мөһим. Безнең шәһәргә төрле шәһәрләрдән спортчыларның уйнарга килүе бик шәп. Без барыбыз да диярлек бер-беребез белән таныш, ләкин һәр уен — үзенчәлекле», — диде Ринат Абдуллин. Ул шулай ук «трибуналарда яшь буынны күрүемә шатмын», дип өстәде.
Рәхмәт сүзләре
Оештыручылар Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриевка һәм «Эссен Продакшн АГ» акционерлык җәмгыятенә, шул исәптән генераль директор Леонид Барышевка, ярышларны уздыруда бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Турнирны оештыручы Руслан Мортазин барлык катнашучыларга мөрәҗәгать итте:
«Без сезне ел саен үткәрелә торган турнирда сәламләвебезгә шатбыз. Җавап биргәнегез, ярдәм иткәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Һәркем үз өлешен кертте. Турнир оештырылды, бу һичшиксез шатландыра».
Тантанада шулай ук Алабуга районы башкарма комитетының спортны үстерү секторы мөдире Илнар Галимовка рәхмәт хаты тапшырылды, ул үзе дә хоккей хәрәкәтендә актив катнаша һәм командаларның берсе составында бозга чыга.
Хоккейчылар шулай ук оештыручыларга — Сергей Капинга, Руслан Мортазинга һәм Роман Жужговка гадел көрәштә бергә җыелып хезмәттәшләрне искә алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.
Турнирның нәтиҗәләре
«Platinum» дивизионы
1 урын — «Елабуга-1000» (Алабуга)
2 урын — «Алюмир» (Яр Чаллы)
3 урын — «Олимп» (Мамадыш)
«Gold» дивизионы
1 урын — «Серебряные волки» (Алабуга)
2 урын — «Прикамье» (Алабуга)
3 урын — «Гренада» (Яр Чаллы)
Алабугадагы турнир кабат хоккейның гади уен гына булмавын дәлилләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев