Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
СПОРТ

Алабугалы Алексей Щербаков «Россиянең спорт мастеры» исеменә лаек булды

Алабугада Россиянең атказанган тренерлары Мәгас Сәхабетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Турнир ачылган көндә Татарстан Республикасы билбау көрәше федерациясе президенты Расих Габдрахманов алабугалы Алексей Щербаковка билбау көрәшендәге казанышлары өчен «Россиянең спорт мастеры» күкрәк билгесен тапшырды.

— Минем өчен бу исем — зур шатлык һәм җаваплылык. Бу максатка мин 10 ел бардым. Башта Рим Кавиевта, аннары Ришат Гайнетдиновта шөгыльләндем. Әмма иң беренче тренерым әтием булды. Ул тумышы белән Олы Шүрнәк авылыннан, яшь чагында көрәш белән мавыккан, авыл Сабантуйларында катнашкан, аңа карап, минем дә келәмгә чыгасым килде. Башта кызык өчен генә шөгыльләнсәм, соңыннан, кызып китеп, Россия һәм дөнья дәрәҗәсендә көрәшү теләге барлыкка килде, — дип уртаклашты Алексей.

Билбау көрәше аның өчен спорт кына түгел, ул — тормыш мәктәбе дә.

— Ул миңа ышаныч, дисциплина, физик көч һәм карарларны тиз арада кабул итә белү күнекмәләрен бирде, — дип сөйләде спорт мастеры. — Хәзер мин читтән торып КФУның Алабуга институтында укыйм, "Соллерс Алабуга"да эшлим. Яңа казанышларга һәм белемнәргә омтылам. Һәм, бәлки, үзем дә тренер булырмын — миңа инде башлап җибәрүчеләргә ярдәм итү, алымнарны ничек дөрес башкарырга кирәклеген әйтеп тору ошый.

ФОТО: Радмир Сафариев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев