Алабугалы пауэрлифтинг буенча Татарстанда өч рекорд куйды
КФУның Алабуга институты студентының яңа рекорды.

Ижауда пауэрлифтинг буенча Удмуртия чемпионатында һәм беренчелегендә КФУның Алабуга институты студенты Рәниф Рәхмәтуллин бик яхшы нәтиҗәләргә иреште. Яшүсмерләр арасында 66 килограммга кадәр авырлык категориясендә ул классик өч төр ярышта алтын медаль яулады һәм Татарстан Республикасының өч яңа рекордын да куйды:
Чүгәләп 190 кг
Станоклы тартуда 202,5 кг
Өч төр ярыш суммасында 515 кг
Бу җиңүләр җитди тренировка һәм спортчының яхшы әзерлегенең закончалыклы нәтиҗәсе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев