Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугалылар Бочче уенын уйный алачак

Мөмкинлекләре чикләнгән алабугалыларга район башлыгы Бочче уены өчен профессиональ комплект тапшырды.

Узган атнада район башлыгы Геннадий Емельянов инвалидлар белән очрашты һәм паралимпия спортының бер төре булып саналган Бочче уены өчен комплект тапшырды. "Бочче" итальян теленнән тәрҗемә иткәндә шар дигәнне аңлата. Комплектта махсус ком белән тутырылган, 275 грамм авырлыктагы 6 кызыл һәм 6 зәңгәр шар һәм бер паллино - ак шар бар. Мондый комплект 16 мең сум тора, моңа кадәр бу уен Яшел Үзән спортчыларында гына булган.

Кагыйдә буенча, Бочче уенында ике уенчы яки ике команда катнаша. Алар шарларны чиратлап, паллинога мөмкин кадәр якынрак итеп тәгәрәтергә тырыша. Бу уен Ауропада, аеруча Италиядә бик популяр.

- Боччены паралимпия уеннары исемлегенә әле күптән түгел керттеләр, - диде инвалидлар җәмгыяте рәисе Раил Шәрәфиев. - Бу уенны коляскада йөрүче инвалидлар һәм ДЦП диагнозлы инвалидлар теләп уйный. Уен вакытында игътибарлылык арта һәм мускул киеренкелеге кими. Моннан тыш, Бочче бик файдалы һәм ул яхшы сәламәтләндерү эффектына ия.

"Бердәм Россия" стадионының трибуналар астындагы бүлмәсендә җыелган яшьләр Геннадий Емельяновка Бочче уенын уйнап та күрсәтте. Гади кагыйдәләрне алар бик тиз үзләштерде, ә тупның тәгәрәү траекториясен, үз көчеңне һәм юнәлешне исәпләү кыенрак булып чыкты. Сергей Иванов исә төрле-төсле шарларны беренче тапкыр гына тәгәрәтми: бу уен белән ул ноябрьдә Казанда үткән ярышларда таныша һәм аннан алтын медаль белән кайта.

- Әлегә Алабугада паралимпия спортының бер төре - утырып уйный торган волейбол гына үсеш алган, - ди Раил Шәрәфиев. - Хәзер без Бочче уены буенча Татарстан чемпионатында катнашырлык команда әзерли алабыз. Ярышлар май аенда Түбән Камада узачак. Күрү буенча инвалидлар өчен тагын бер уенны үзләштерергә тырышабыз: бу - голбол (футболга охшаган, тик уен ятып уйнала). Голболда өч кешедән торган ике команда ярыша, аларның максаты: кыңгыраулы тупны көндәшләр капкасына кертү.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр спорт белән генә кызыксынып калмыйлар - узган атнада Алабуга командасы Чаллыда үткән "Брейн-ринг" зона республика турында призер булды, дип хәбәр итте безгә Таңсылу Хөснуллина.

Налия Касыймова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250