Алабугалылар билбау көрәше буенча ТР беренчелегеннән җиңү белән кайтты
2 нче спорт мәктәбе спортчылары җиңү яулады.
10-12 февральдә Азнакайда билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.
Алабуганы «2 нче спорт мәктәбе»нең яшь көрәшчеләре тәкъдим итте. Шулай Сәлимуллин Данияр, Щербаков Алексей икенче урыннарны яулады, ә өченче урынга Трефилов Алексей лаек булды.
Спортчыларны Рим Кавиев җитәкли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев