Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
СПОРТ

Алабугалылар пауэрлифтинг буенча республика чемпионатында 3 алтын медаль яулады

Алабуга командасы искиткеч нәтиҗә күрсәтте.

13 декабрьдә Алабугада инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Штанга күтәрү ярышларында Бөгелмә, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Алабуганы да кертеп, берничә шәһәрдән 20гә якын спортчы катнашты.

Алабуга командасы искиткеч нәтиҗә күрсәтте: өч спортчы — Иван Панов, Сергей Сафин һәм Максим Крапивин — үз үлчәү категорияләрендә пьедесталның иң югары баскычына күтәрелеп, өч алтын медаль яуладылар.

Чемпионат төбәкнең спорт тормышында традицион вакыйгага әверелде инде. 2026 елдан Татарстан Республикасы спорт министрлыгының календарь планына кертеләчәк. Ярышларда катнашучыларның барысына да грамота һәм медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев