Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабугалылар «Россия чаңгы юллары-2022» ярышына кушылды

Шәһәр ипподромында «Россия чаңгы юллары -2022» узышлары узды.

Ул берничә этапта узды. Беренче булып дистанциягә шәһәр һәм оешма җитәкчеләре чыкты, алар артыннан спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре һәм студентлар, мәктәп укучылары ярышты.

Җыелучыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул катнашучыларга яхшы кәеф, ярыштан канәгатьлек хисе алуларын теләде.

Узышның иң өлкән катнашучылары — Валентина Белавина һәм Альберт Әсхамов, ә иң яшь катнашучылар - Юлия Айдарханова һәм Кирилл Шамеев.

Һәр катнашучы бу көнне истәлекле бүләкләр алды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев