Алабугалылар хоккей буенча Бөтенроссия ярышларында көмеш призер булды
«Лесные пчелы» командасы көмеш медаль алды.
Ессентукида хоккей буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Ессентукиның «Наследие» мәктәбендә 2013-2014 елгы яшүсмерләр командалары арасында «Золотая шайба 3×3» яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышларына йомгак ясалды.
Бөтенроссия ярышларында Ставропольдән «Наследие» командасы чемпион булды. Җиңүчеләр медаль, диплом һәм кубокны РФ спорт министрлыгы каршындагы «Спорт резервын әзерләү федераль үзәге» директоры Михаил Дмитриевич Гусев кулыннан алдылар.
1нче спорт мәктәбе спортчыларыннан торган «Лесные пчелы» командасы, чемпионнардан 4:2 исәбе белән калышып, көмеш медаль алды.
Бронзаны Чиләбе өлкәсенең «Снежинские волки» командасы яулады.
Ессентукиның боз мәйданчыгында илнең төрле почмакларыннан — Пермь краеннан, Вологда өлкәсеннән, Адыгея республикасыннан һәм башка төбәкләрдән килгән 31 команда көч сынашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев