Алабуганың футбол командасы Татарстанның Кече Кубогын яулады
Турнирда республика шәһәрләре һәм районнарыннан 12 команда катнашты.
14-15 апрельдә Буа шәһәрендә 2011-2012 елгы егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының финал уеннары узды.
Турнирда республика шәһәрләре һәм районнарыннан 12 команда катнашты.
Безнең шәһәр данын 7 кешедән торган «Олимп» спорт мәктәбе командасы яклады. Команданы ярышларга тренер Альберт Төхвәтуллин әзерләде.
5 матч нәтиҗәсе буенча «Олимп Алабуга» командасы 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Кубогына ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев