Алабуганың яшь көрәшчеләре турнирда җиңде
Ярышларда Татарстан Республикасының 12 районыннан 115 спортчы катнашты.
1 октябрь көнне Әлки районының Базарлы Матак авылында 2008-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турниры булып узды. Турнирда Татарстан Республикасының 12 районыннан килгән 115 спортчы катнашты.
Алабуга шәһәре данын 2нче спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 6 спортчы яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча:
2нче урын — Гайфетдинов Ислам (28кг), Мөгыйнов Рүзәл (40кг);
3нче урын — Зәйнагетдинов Булат (32кг), Галимов Билал (40кг)
Тренерлары: Кавиев Р.Н. һәм Галимов И.Г.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев