Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
СПОРТ

Алабуганың 3 нче мәктәбе укучылары ГТО нормативларын тапшырды

ГТО — ул махсус физкультура әзерлеге программасы һәм нормативлар тапшыру өчен конкрет күнегүләр комплексы.

Алабугада 3 нче урта гомуми белем мәктәбе укучылары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормативларын тапшырды. Алар тизлек, чыдамлык, көч һәм координация сәләтенә ГТО нормативларын үтәде.

Исегезгә төшерәбез, ГТО — ул махсус физкультура әзерлеге программасы һәм нормативлар тапшыру өчен конкрет күнегүләр комплексы. Аларның саны һәм төре тапшыручының җенесенә, яшенә һәм физик мөмкинлекләренә бәйле.

2019 елдан башлап, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы, «Демография» илкүләм проектының бер өлеше булган «Спорт — тормыш нормасы!» федераль проекты составына кертелде.

Физик әзерлегеңне тикшерү һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын тапшыру өчен хәрәкәткә һәркем кушыла ала. Моның өчен https://www. gto. ru. плтаформасында теркәлергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев