Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуганың 3 нче мәктәбендә яңартылган спорт залы ачылды

Аны мәктәпкә Вадим Махеев бүләк итте.

Дүшәмбе көнне Россия Федерациясе Герое А. Н. Епанешников исемендәге 3 нче мәктәптә яңартылган спорт залы ачылды. Аны мәктәпкә Вадим Махеев бүләк итте.

Ачылу тантанасы да спорт ярышлары белән үтте. Мәктәп яны лагерьларына йөрүче укучылар иң җитез һәм көчле спортчыны билгеләү өчен монда җыелган иде. Командаларның бер өлеше спорт кырында җиңү яуларга тырышкан арада, икенчеләре дуслары өчен җан атып торды. Уенны хөрмәтле кунаклар — район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм эшмәкәр Вадим Махеев күзәтте.

Спорт залында соңгы тапкыр ремонт 2006 елда үткәрелгән, ул вакытта мәктәп тулысынча капиталь яңартылган иде. Әмма 18 елдан соң монда яңадан ремонт эшләре таләп ителә. Моннан тыш, мәктәп директоры Ирина Смирнова әйтүенчә, залда шактый салкын да булган. Бу — залның тәрәзәләре ике якка урнашкан булу белән бәйле. Хәзер балаларга биредә уңайлы булачак — спорт залының стеналары җылытылган, матур, ачык төсләргә буялган. Моннан тыш, залда яктырткычлар да алыштырлган, шуңа күрә хәзер монда бик якты.

— Балалар яңартылган спорт залына бик шат, хәзер бездә спортта уңышлар күбрәк булыр, ә балалар физкультура белән күбрәк мавыгырлар дип өметләнәм, − ди мәктәп директоры.

Бүгенге көндә биредә барлыгы 600 гә якын укучы белем ала. Аларның күбесе спорт белән шөгыльләнергә ярата, шуңа күрә яңартылган спорт залы алар өчен зур бүләк. Хәтта чыгарылыш сыйныф укучылары да мәктәптән китәргә теләми, икенче елга калырга уйлыйлар, дип шаярта Ирина Смирнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев