Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуганың «Касатка» спортчылары бүләкләр белән кайтты

Россия Кубогының йомгаклау ярышында «Касатка» 69 команда арасында 20нче булды.

Бер «алтын», ике «бронза» һәм КМС-М значоклары. ТР йөзү буенча җыелма командасының «Мастерс» төренә керүче ветеран йөзүчеләребез менә шундый уңышка иреште. 

Ноябрь уртасында Саранскида бу спорт төре буенча XXIX Россия Кубогы булды. Алабуганың «Касатка» ветераннар командасын Наталья Немтырева, Михаил Романов, Андрей Гудков, Константин Леонов, Георгий Тарасов тәкъдим итте.

Россия Кубогының йомгаклау ярышында «Касатка» 69 команда арасында 20нче булды. Шәхси йөәүләрдә нәтиҗәләр яхшырак. Мәсәлән, 200 метр арага аркада Наталья Немтырева 1 урынга лаек булды. Ул 29нчы балалар бакчасында йөзү буенча инструктор булып эшли. Андрей Гудков ике төрле дистанциядә ике бронза медаль алды. Моннан тыш, Андрей Гудковка һәм Михаил Романовка спорт мастерына кандидат билгеләре тапшырдылар, алар бу сынауны Санкт-Петербургта уңышлы үткәннәр. Афәрин, Алабуга йөзүчеләре! 

Шундый ярышлар тагын декабрьдә Минск шәһәрендә узачак. Гыйнварда Алабугада бөтен илдән «Осталар» төрендәге йөзү буенча «SPRINT MASTERS» абсолют беренчелегенә республика ачык ярышларына җыелачаклар. Анда 25 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк йөзүчеләр катнаша. Хәтерләсәгез, алар беренче тапкыр нәкъ бер ел элек, Алабуганың физкультура-сәламәтләндерү комплексында узган иде. Шул чакта карар кылганнар иде: йөзү ярышларын гадәткә кертергә.

Наталья Немтырева: «Декабрьнең 14ендә 29нчы МБО базасында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында Кыш бабай призларына йөзү буенча V төбәк ярышлары үтәчәк. Быел — беренче юбилей. Яңа ел алдыннан уза торган бу бәйгедә йөзгә якын яшь йөзүче катнашыр дип көтәбез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев