Алабуганың «Көмеш бүреләр»е «ТатАРСКий лед» турнирында икенче урынны яулады
Алабуга командасы мөмкин булган 5 җиңүнең 4сен яулады.
27-29 гыйнварда Арчада 2014 елгы балалар арасында «ТатАРСКий лёд» хоккей турниры узды.
Турнирда Алабуга, Чаллы, Арча, Казан, Кукмара һәм Теләче командалары катнашты.
Алабуга данын тренерлар Алексей Куклин һәм Данил Дунаев җитәкчелегендә «Көмеш бүреләр-2014» хоккей командасы яклады.
Турнир нәтиҗәләре буенча Алабуга командасы мөмкин булган 5 җиңүнең 4сен яулады һәм мактаулы икенче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев