Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
СПОРТ

Алабуганың хезмәт коллективлары командаларын ГТО Фестиваленә чакыралар

Команданы формалаштыру өчен 9 кеше кирәк.

2026 елда Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында хезмәт коллективлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узачак. Оештыручылар предприятие, оешма һәм учреждение командаларын, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр коллективларын зур спорт бәйрәмендә катнашырга чакыра.

Кем катнаша ала?
Команданы формалаштыру өчен 9 кеше кирәк: 1 җитәкче һәм 8 катнашучы — 25-34, 35-44, 45-54 һәм 55-64 яшь категорияләренең һәркайсында бер ир-ат һәм бер хатын-кыз. Барлык катнашучылар да оешма яки филиалның 6 айдан да ким булмаган стажлы штатлы хезмәткәрләре булырга һәм медицина рөхсәте алырга тиеш.

Фестиваль программасы

Спорт программасы ике төрле ярышны үз эченә ала:

Күп төрле шәхси ГТО ярышлары (личное многоборье), анда һәр катнашучы үз яшь төркеменә туры килә торган нормативларны үти. Программага гәүдәне күтәрү, отжимание, алга авышу, электрон коралдан ату һәм йөгерү (яки өлкән яшьтәге төркемнәр өчен катнаш хәрәкәт) кебек сынаулар керә.

Команда белән ГТО эстафетасы

Командалар арасында ГТО эстафетасы бйәгесе ярыш форматында уза.

ГТО эстафетасы 2 юлда уза, анда бер үк вакытта төрле командаларның 2 катнашучысы старт ала һәм 4 этапны уза:

1 этап — «Прыжок в длину с места толчком двумя ногами»
2 этап — «Сгибание и разгибание рук в упоре лежа на полу»
3 этап — «Поднимание туловища из положения лежа на спине»
4 этап — «Подтягивание из виса на высокой перекладине (для мужчин) подтягивание из виса лежа на низкой перекладине».

Җиңүчеләрне билгеләү
Команда нәтиҗәсе команданың барлык әгъзалары шәхси ярышларда җыйган очколар суммасыннан төзелә. Җиңүчеләр нәтиҗәләрне бәяләүнең 100 очколы таблицасы буенча билгеләнә. Муниципаль этапта беренче урынны алган команда ярышларның зона этабында район исеменнән чыгыш ясау хокукына ия булачак.

Ничек гариза бирергә?
Катнашу өчен гаризаны udmsit2010@mail.ru. электрон адресына җибәрергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 3-06-72.

Катнашучыларның һәм тамашачыларның иминлеге, шулай ук медицина ярдәме барлык закон таләпләре нигезендә оештырылачак.

ГТО фестивале — хезмәт коллективлары өчен команда рухын ныгыту, спортка әзерлекне күрсәтү һәм районда сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга өлеш кертү өчен менә дигән мөмкинлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев