Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

“Балалар спорт белән теләп шөгыльләнә, иң мөһиме – ул теләкне бетермәү”

Алабугада балалар һәм яшүсмерләр өчен 4 спорт мәктәбе эшли. Йөзләгән яшь алабугалы спорт белән бәйле тормышка юлламаны шушы мәктәпләрдә ала. Безнең газета битләрендә алар турында сөйләвебезне дәвам итәбез.

"Яшьлек" ("Юность") балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе 2000 елдан эшли. Биредә нигездә район авыллары балалары шөгыльләнә.

− Өйрәнүләр, Костенеево һәм Мурзихадан дан кала, барлык торак пунктларында да уздырыла. Костенеево спортзалы әлегә төзекләндерелә, Мурзихадагысы күп функцияле үзәктә урнашкан, һәм ул ачылырга тора, − ди спорт мәктәбенең директоры Александр Немтырев.

Мәктәптә өстәл теннисы, фигуралы шуу, баскетбол һәм бадминтон бүлекләре эшли. Александр Немтырев сүзләренә караганда, бадминтон соңгы вакытта популярлаша бара, шуңа күрә хәзер ракетка һәм сеткалар сатып алына.

− Киләсе елдан бадминтонны җәелдерә башлаячакбыз, чөнки авыл мәктәпләренең спорт заллары спортның нәкъ менә бу төре өчен туры килә. Сүз уңаеннан, спорт мәктәбендә формаль рәвештә 190 бала шөгыльләнә, тик чынлыкта аннан да күбрәк бала йөри. Тренерлар моңа шат, чөнки авыл балалары өчен спорт залы - шөгыльләнү өчен генә түгел, яшьтәшләр белән аралашу, үз көчеңне сынау, вакытны күңелле һәм файдалы үткәрү урыны да. Кайберәүләр өчен ул үзеңне зур коллективның бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек тә, ник дигәндә, Александр Немтырев билгеләп үткәнчә, кай вакытларда авыл балалары аерымланып тора, шәһәрнекеләр аралашучанрак.

- Хәзер безнең җыелма командада район авылларында яшәүче балалар. Без - Татарстанда бердәнбер шундый команда, гадәттә, яшь спортчылар район үзәкләреннән килә. Әмма бергә чыгыш ясап йөрүләр аркасында, тәрбияләнүчеләребез бердәмләште.

Авыл яшьләрен яңадан әзерлек үткән пединститут тәмамлаучылар өйрәтә. Директор үзе белеме буенча математика укытучысы, 25 ел төгәл фән укыткан һәм шул ук ваытта спорт белән дә шөгыльләнгән.

Кызганыч, быел авыллардан балаларны ярышларга алып килү өчен автобус белән мәшәкать килеп чыкты һәм бу хәбәргә тренерлар гына түгел, балалар үзләре дә борчылды. Спорт ярышлары башка мәктәп балалары белән очрашып, җиңүгә омтылыш биреп тора бит ул.

− Хәзер менә балаларны ярышка алып барырга берни юк, − ди Александр Немтырев күңелсез генә.

Шәһәрдә фигуралы шуу күпләргә ошый. Дөрес, берникадәр вакыт элек спорт мәктәпләрендә бу төр буенча тренерлар белән кыенлыклар бар иде. Кешеләр килде дә китте, ә балалар остаз көтте. Алар бозда теләп шуа, хәтта 3-4 яшьлек сабыйлар да килә.

− Хәзер яшь фигурачыларны Мәскәүдән килгән яшь пар өйрәтә, икесе дә спорт мастеры. Озакламый үз тренерларыбызны да үстерербез, дип уйлыйм.

Әйтергә кирәк, бер тренерны Александр Немтырев үстергән инде - улы Алексей 6нчы мәктәптә баскетболга өйрәтә. Әтисенә кебек үк, аңа да балалар белән эшләве ошый.

− Мин өйгә шатланып кайтып керсәм, хатыным әйтә, димәк, бүген күп бала килгән. Балалар исә барысы да кызыклы һәм сәләтле, талантларын үстерергә генә кирәк. Аларга никадәр күбрәк карасаң, шулкадәр яхшы кичерешләр дә күбрәк, балалардан нәрсәгә булса да өйрәнәбез, − ди әңгәмәдәшебез.

Рәхмәтле укучылар да бурычлы булып калмый, мәктәпне җиңүләр белән баета. Мисал өчен, пауэрлифтинг буенча мәктәптә тәрбияләнүчеләргә тиңнәр юк иде. Бу спорт төрендә дөнья чемпионы булган Светлана Шәрифуллина һәм Анна Филимонова исемнәре һәммәбезгә таныш. Безнең спортчылар арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Россия чемпионаты призерлары да булды, әмма хәзер мәктәптә спортның бу төре өйрәтелми инде.

Алабуга фигурачылары да уңышка иреште. Алар арасында Аделина Гуськова, ул ике ел инде спорт мастерына кандидатлар программасы буенча шуа. Илзидә Сираҗетдиновага да зур өметләр багълана. Александр Немтырев аның ышанычны акларына икеләнми.

− Соңгы вакытларда баскетбол буенча ярышларга сирәк бара идек, ләкин Александр Крылов (Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы - ред.) эше бәрабәренә ешрак чыга башладык. Баскетбол буенча укучыларның X Спартакиадасында приз яулаган 2000-2001 елда туган кызлар: Айсылу Сафина, Анастасия Бондаревская, Люзия Салихова, Мария Байгулова, Яна Согорина, Алия Хәйруллина, Алина Петрова, Анна Комарова, Анжелика Семина, Гоар Манукян, Эмма Маркатчан - спортның бу төрендә мәктәп горурлыгы.

Алабугалылар өстәл теннисы буенча да призлы урыннар яулый. Карап торырга җиңел тоелса да, бу төр шактый катлаулы, техник күнекмәләрне камилләштерүне сорый, көндәшлек тә бар.

− Алдагы планнарга килгәндә, иң мөһиме - мәктәбебез эшләсен, бу авылда спортны җәелдерү өчен кирәк. Без балаларның спорт белән шөгыльләнүен телибез, урамда вакытларын бушка уздырып йөрмәсеннәр. Спортка тагын да күбрәк бала тартылсын иде, чөнки ул тәртипкә өйрәтә, ата-аналар да балалары мәшгуль булганга канәгать. Балаларның спорт белән шөгыльләнергә теләге бар, шуны сүрелдермәскә иде.

Сабина КАЧАЕВА

Александр Немтырев (уңда)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев