Алабуга нуры

Алабуга районы

СПОРТ

Чиксез спорт

Алабугада инвалидлар арасында Татарстанның ике чемпионаты узды.

Ярышларда 13 муниципаль район һәм шәһәр округларыннан 150 спортчы катнашты. Күрү буенча инвалидлар арасында голбол буенча чемпионатта 3 хатын-кыз һәм 8 ир-ат командасы катнашты. Хатын-кызлар арасында беренче урынны Лаеш районы командасы яулады, икенчедә алабугалылар, өченче урында - Тукай районы спортчылары. Ир-атлар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренчедә - Лаеш, икенчедә - Алабуга, өченчедә - Чаллы спортчылары.

Пауэрлифтинг буенча ярышларда 12 команда катнашты. Безнең шәһәрнең данын 7 спортчы яклады. КФУ филиалының 5нче курс студенткасы Наталья Горшунова 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңү яулады. "УкупрПласт" предприятиесе вәкиле Мария Урсегова 60 килограммнан югары авырлык категориясендә беренче булды. Ир-егетләр арасында Яков Яковлев (75 килограммга кадәр авырлык категориясендә 3нче урын) һәм Марат Кәлимуллин (75 килограммнан югары авырлык категориясендә 2нче урын) яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250