Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Дөм-Дөм авылында Данис Зарипов турниры үтте

Һава торышының тыныч һәм җылы торуы Дөм-Дөм авылында булып үткән хоккей ярышлары өчен аеруча яхшы булды. Якташларыбызның максаты: Олимпия спортчыларыннан калышмый, бозның кайнарлыгын сынап карау иде. Шулай итеп, быел Дөм-Дөм авылында хоккей буенча ике тапкыр дөнья чемпионы исемен яулаган Данис Зариповның бишенче хоккей турниры булып үтте.

Узган еллардагы ярышларга спортчылар районыбыз авылларыннан килсәләр, быел исә күрше-тирә районнар да тартылды. Мәсәлән, Тукай районының Биклән һәм Мәләкәс авылыннан, Мамадыш районы Түбән Ушмы авылы укучылары һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылы хоккейчылары бар иде. Хәер, соңгыларының беренче генә килүе түгел инде. Узган ел да көч сынашып өченче урын яулаган кунаклар, быел исә беренчелекне эләктергәннәр. Хоккей карарга килгән тамашачыларга: "Быел без бер башка үсеп килдек, шуңа беренчелекне яуларга насыйп булды", - диде егетләр. Шулай итеп, командалар арасында озын-озак итеп көч сынашканнан соң, беренчелекне Түбән Шөн авылы хоккейчылары яулады, икенче урынны Дөм-Дөм авылы егетләре эләктерде, өченче урын Тукай районы спортчыларына насыйп булды, дүртенче урында Мамадыш районының Түбән Ушмы укучылары. Нинди урын яулауларына карап, һәр спортчы Данис Зарипов әзерләгән кәшәкәләр белән бүләкләнде (сер итеп: әлеге кәшәкәләрнең һәрберсе сигез мең сум тора һәм андый кәшәкә белән КХЛ хоккейчылары гына уйный). Әлеге яңалыкны турнирны оештыруда беренчеләрдән булып йөргән Данисның абыйсы Мансур Галиев хәбәр итте:

- Районыбызның хоккей буенча җанатарлары: "Данис "Ак барс"командасыннан китте дә ярышлар башка оештырылмый", дип уйлый күрмәсеннәр, турнир үткәрүне туктатмаячакбыз. Быел җәй көне Данис белән очрашкач, ул миңа ярыш өчен бүләкләр әзерлисен һәм Мәскәүнең спорт киемнәре тегү фабрикасы "Луч"та 17 пар майка һәм гетра тегүгә заказ бирүе турында хәбәр итте. Моннан тыш, 10 пар тимераяк, 15 пар хоккей перчаткасы һәм башка кирәк-яраклар кайтартты.

Хоккейчы егетләргә шул кадәр костюм кайтканны күргәч, Түбән Кама шәһәрендәге "Нефтехимик" хоккей мәктәбендә укучы Алабуга егетенең әнисе хәйран калды: "Безнең малайның мәктәбендә спорт киемнәре бу кадәр үк бай түгел", - диде ул гаҗәпләнеп.

Турнир оештыручыларның тагын берсе - Дөм-Дөм авылы егете Илшат Галиев. Без аның белән дә сөйләшеп алдык:

- Без, авыл егетләре, чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерләргә күнегеп үскән кешеләр. Шуңа күрә ярышка әзерлекне җәйдән башлыйбыз. Җәйдән хоккей кортын буядык, кыш җиткәч, боз катырдык. Боларның барысына да Мансур абый, Ильяс Исхаков белән бергәләп тырыштык.

Турнирны оештыручылар киләсе елда хоккей ярышын спорт комитеты белән берлектә шәһәрнең Боз сараенда үткәрергә исәпли. Тик финал авылда ачык һавада үтәчәк, чөнки Данис Зариповның максаты нәкъ менә авыл мәктәбе балаларын спортка җәлеп итү. Спорт мәктәбе балалары болай да күп йөри, авылныкылар да шөгыльләнсен, ди ул.

Ярышны оештыруда авыл җирлеге җитәкчеләре дә ярдәм кулы сузган. Шулай ук килгән кунаклар, тамашачылар өчен балалар бакчасында пешекчеләр Илмира Сафина, Гөлнәфис Сәләхетдинова, Гөлшат Шәяхмәтовалар кайнар аш һәм чәй әзерләгән. Хоккей турниры тулысынча Данис Зариповның матди ярдәме белән үтте.

Гөлназ РӘХИМОВА

Ләлә Галиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев