Иң мөһиме – шәхес тәрбияләү
Алабугада 4 яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли. Алардан йөзләрчә яшь алабугалы спортка юл ала.
Балалар һәм яшүсмерләрнең 2нче спорт мәктәбе 1994 елдан эшли. Бу вакыт эчендә мәктәптә тәрбияләнүчеләр бик күп медальләр яулады. Бирегә йөрүче егетләр һәм кызлар иң көчлеләр, дисәм дә, ялгышмамдыр, алар бергә-бер көрәш төрләренең бөтенесен өйрәнә.
− Көчле генә түгел, тәрбияле дә. Киләчәктә үзләрен генә түгел, якыннарын, илен якларлык батыр үсмерләр алар. Тәрбияләнүчеләребез арасында дөнья чемпионнары, Россия беренчелегендә һәм дөнья беренчелегендә җиңүчеләр бар, − ди мәктәп директоры Марс Сафин. Аның фикеренчә, спортчыларыбызның яхшы нәтиҗәләргә ирешүенә шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган шартлар булыша.
− Балалар бассейнга, җиңел атлетика манежына, футболга, тренажерлар залына йөри, "Лидер" дип аталган махсуслашкан бергә-бер көрәш төрләре залы бар, тимераякта да шуалар. Республикадан ярышларга кунаклар килә һәм бездә спорт өчен булдырылган шартларга гаҗәпләнә.
Сүз уңаеннан, бүген бу мәктәптә 18 тренер җитәкчелегендә 400дән артык яшүсмер бокс, тхэквондо, милли көрәш, дзюдо, ирекле көрәш һәм баскетбол белән шөгыльләнә.
Марса Сафин әйтүенчә, балаларга спорт белән 7 яшьтән шөгыльләнә башларга мөмкин, бергә-бер көрәшкә исә баланы 10 яшьтән, аның организмы ныгыгач бирү яхшырак. Ул чагында инде булачак спортчылар җиңү өчен физик көч кенә түгел, тапкырлык та кирәклеген аңлый башлый. Чемпион булыр өчен, максатка ирешүчән, хезмәт сөючән һәм чыдам булу кирәк. Марс Сафин исәпләвенчә, чемпион бу сыйфатларга гына ия булырга тиеш түгел, иң мөһиме - спортчыны түгел, шәхесне тәрбияләү.
Бокс
− Республикада без яхшы исәптә. Ринат Хәйруллинның нәтиҗәләре яхшы. 2013 елда Россия спорт мастеры нормативларын үтәүче бердәнбер иде. Күптән түгел ул армиядән кайтты һәм өенә кайышлый, тренерена шалтыратып, икенче көнне үк тренировкага килергә эзерлеген хәбәр итте, − дип сөйли мәктәп директоры.
Тхэквондо
− Аның буенча без республикада алдынгы урынны билибез. Республика җыелма командасының нигезе - бездә тәрбияләнүчеләр, ике спортчы кызыбыз Россия җыелма командасында. Аларның берсе − Алина Сәлимуллина. Алина берничә тапкыр Россия беренчелеген яулады, Идел буе федераль округының күп мәртәбәле чемпионы. Семен Плеханов яхшы чыгышлар ясый, быел беренче тапкыр Россия чемпионатында катнашты. Семен 9 урын яулады һәм бу 17 яшьлек спортчы өчен яхшы нәтиҗә.
Дзюдо
- Дзюдо безнең мәктәптә чагыштырмача яшь спорт төре, 2009 елдан алып барыла. Бүлектә лаеклы спортчылар әзерләүче өч тренер эшли. Республика җыелма командасының 30 процентка якынын бездә тәрбияләнүчеләр алып тора.
Ирекле көрәш
- Безнең тынгы белмәс тренерыбыз Хатип Арслановка 62 яшь. Ул балалар белән һәрвакыт уртак тел таба, шуңа күрәдер, аңа яшүсмерләр күп йөри. Өйрәнүләр 4нче микрорайондагы 10нчы мәктәптә уза. Кызганыч, анда спорт заллары юк, без анда да, шәһәрнең аскы өлешендә дә спорт залы булдыру мәсьәләсен күтәргән идек. Шәһәрдә бергә-бер көрәш төрләре залын ачу - ул минем хыялым.
Мәктәп горурлыгы
Милли көрәш буенча Татарстанда 7-8 ел инде Ислам Фәләхов - иң көчлесе. Бөтен ярышларда җиңә. Әле 18 яше дә тулмаса да, ул инде дөнья чемпионы. Аның уңышларында тренерлары Рим Кавиев һәм Александр Обоймовның өлеше зур.
Фәнис Сабирҗанов яхшы нәтиҗәләргә иреште, хәзерге вакытта Казанда укыса да, Алабуга данын яклап чыгыш ясый. Ике мәртәбә Россия беренчелеген яулаган Зәй спортчысы Булат Гадершин өч ел инде безнең шәһәр данын яклый.
Илнар Галимов - безнең мәктәптә тәрбияләнде, хәзер үзе яшүсмерләрне өйрәтә.
Анастасия Разживина - өметле спортчы кыз, Россия беренчелегендә 3 урын яулады, аның уңышлары алда әле.
Сабина КАЧАЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев