Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Хезмәткә һәм саклауга әзер!

Алабуга Җиңел атлетика манежында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы Җәйге фестиваленең беренче өлеше узды.

Фестивальдә төрле халык катнашты: студентлар һәм мәктәп укучылары, эшләүчеләр һәм лаеклы ялда булганнар, барлыгы ике йөзгә якын кеше, 11 яшь төре буенча. Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе белгече Мария Хөрмәтуллина әйтүенчә, гадәт буенча, ГТО нормаларын тапшыруда шәһәр мәктәпләрендә, югары һәм урта уку йортларында укучылар, Суворов училищесы курсантлары активлык күрсәтә. Предприятиеләргә һәм оешмаларга килгәндә, “Прикамнефть” идарәсе хезмәткәрләре алда. Спорт мәктәпләре тренерлары һәм Спорт идарәсе белгечләре имтихан алучылар булып торды. Нәтиҗәдә, Алабуганың 11 кешелек җыелма командасы формалашты. Алар – үз ГТО баскычында иң яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр. Мәсәлән, Эльвина Муллахмәтова һәм Евгения Вассанова (2 һәм 3 дәрәҗә), Айрат Асханов һәм Владимир Мироваев (10 һәм 11 дәрәҗә).

Мария Хөрмәтуллина билгеләп үткәнчә, алар хәзер Алабуга муниципаль районын ГТО фестиваленең икенче өлешендә күрсәтәчәк. Анда инде күрше районнарның командалары да киләчәк. Шунысын да әйтик, соңгы өч елда, Алабуга районы ГТО фестиваленең зона этабында 1 урынны алып килә.

ГТО нормаларын тапшыруны оештыручылар быел да уңышлы булыр дип өметләнә.

Мария ХӨРМӘТУЛЛИНА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев