Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
СПОРТ

«Күңелле стартлар» — суда: Алабугада йөзү буенча ярышлар узды

«Чемпион» физкультура-савыктыру комплексында чын спорт бәйрәме узды. Биредә «Күңелле стартлар» кысаларында йөзү буенча ярышлар оештырылды, анда Алабуга районы укучылары үзләренең тизлекләрен, чыдамлыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.

Ярышларны тантаналы рәвештә Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларга уңышлар һәм гадел көрәш теләде.

Спорт бәйрәменә мәртәбәле кунаклар: Алабуга һәм Алабуга районының Йөзү федерациясе башкарма директоры, Россиянең атказанган тренеры Сергей Бородин, «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасында катнашучылар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, Батырлык ордены кавалерлары Айдар Ахәдиев һәм Руслан Паранин килде.

Тантананың дулкынландыргыч мизгеле югары нәтиҗәләргә ирешкән «Кама» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә багышланды. Аларга мактау билгеләре тапшырылды:

• Әмир Әхмәдиев спорт мастерына кандидат нормативын үтәде.

• Артем Галимов, Денис Ковычев, Булат Хәбибуллин һәм Әминә Галимова беренче зурлар разрядын үтәделәр.

Моннан тыш, Алабуга Йөзү федерациясе районны бөтенроссия дәрәҗәсендә таныткан ике йөзүчене акчалата призлар белән билгеләп үтте. Бүләкне Саранскида узган ярышларда дүртенче нәтиҗә күрсәткән Әмир Әхмәдиев алды. Шулай ук Артем Галимов та билгеләп үтелде, ул быел октябрь аенда Калининградта узган Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды.

Тантаналы ачылудан соң ук суда кызу ярышлар башланды. Беренче сынау ир-атлар арасында ирекле стиль белән 4-50 метрга йөзү булды. Беренче булып 10 нчы күппрофильле лицей, «Адымнар-Алабуга», Инженер-технологик лицей һәм 8 нче урта мәктәп командалары үз көчләрен сынадылар.

Ярыш кызу барды. Җанатарлар да, спортчылар да бар көчләрен бирделәр. «Әлбәттә, без бик дулкынланабыз, — дип уртаклашалар Бехтерев мәктәбендә укучы балалар. — Биредә булу безнең өчен зур мәртәбә, без спортны яратабыз һәм бу ярышларны бик көттек. Беренче тапкыр гына катнашмыйбыз, шуңа күрә нәрсәгә сәләтле булуыбызны күрсәтергә тырышачакбыз!»

Йөзү буенча ярышлар йомгаклары буенча «Күңелле стартлар» кысаларында һәр категориядә җиңүчеләр билгеләнде: Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Алабуга интернат-мәктәбе, «Университет» мәктәбе, 10нчы күппрофильле лицей, «Алабуга-политех» көллияте. Котлыйбыз!

Исегезгә төшерәбез, «Күңелле стартлар» район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән инде бишенче ел уздырыла. Уку елы дәвамында шәһәр һәм район мәктәпләре һәм СУЗлары 1,5 миллион сум күләмендә грант өчен ярыша. Катнашучылар, укучылар санына карап, дүрт категориягә бүленә һәм спортның җиде төре буенча ярышалар. Әйтик, быел октябрь аенда җиңел атлетика буенча ярышлар узды, ә декабрьдә волейбол буенча уеннар планлаштырылган. Конкурс нәтиҗәләре һәм җиңүчеләрнең исемнәре киләсе елда билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев