Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

«Лесные пчелы» командасы «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларында 2нче урынны яулады

Бөтенроссия этабы Волгоград өлкәсенең Волжск шәһәрендә узды.

Финал ярышлары 12 команда арасында дүрт турнир форматында узды. Матчларда 16-17 яшьләрдәге профессиональ булмаган меңгә якын хоккейчы катнашты. Алабуга командасының көндәшләре Мордовия, Киров өлкәсе, Иркутск, Алтай, Пермь крайлары һәм Төньяк Осетия хоккейчылары булды. Сүз уңаеннан, финал уеннарына кадәр «Урман бал кортлары» үз көндәшләрен ышанычлы рәвештә җиңде. 

Финалда алар Түбән Новгород өлкәсенең «Темп» командасы хоккейчылары белән уйнадылар, әмма уңыш көндәшләр ягында булды. Финал уены Түбән Новгородлылар файдасына 4:3 исәбе белән тәмамланды. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча: 1 урында — Түбән Новгород өлкәсенең «Темп» командасы, «Лесные пчелы» — көмеш призер булдылар, ә өченче урында Удмуртиядән «Заря» командасы. 

Исегезгә төшерәбез, «Лесные пчелы» берничә тапкыр «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар булды. Алар исәбендә ике алтын һәм бер бронза медаль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев